enrutat
Баш бит / «Ак Барс»: коронавирус татар капкачыларына юл ачты
«Ак Барс»: коронавирус татар капкачыларына юл ачты

«Ак Барс»: коронавирус татар капкачыларына юл ачты

Эмиль Гарипов белән Тимур Билялов артыннан яшьләр үсә. Татар капкачылары – Әмир Мифтахов, Артур Әхтәмов… Эмильнең энекәше Җәмил дә бар әле.

“Ак Барс”ның хәле шәптән түгел: коронавирус белән бәйле вазгыять составын шактый какшатты. КХЛда, хәер бөтен дөньясында, эшләр шулайрак тора бугай – коронавируска тапшырылган тест шикле нәтиҗә бирдеме, син җәмгыятьтән бераз читләшеп торырга тиешсең. КХЛда шактый клублар моны башыннан кичерде инде. Ә “Ак Барс”ка моның шаукымы берничә атна элек килеп җитте. Башта берничә лидер уенчы, шул исәптән Данис Зарипов “юкка чыкты”, аннары баш тренер Дмитрий Квартальновсыз ике уен уздырдык.

Игътибарны иң нык җәлеп иткәне – капкачылар. Адам Рейдеборн коронавирус сәбәпле карантинда булган арада команда төп капкачысыз ук калды. Хәл 10 октябрьдә “Нефтехимик” белән уен барышында катлауланды: икенче периодта Тимур Билялов имгәнгәч “Ак Барс”ның 18 яшьлек капкачысы Артур Әхтәмовка  ашыгыч рәвештә бозга чыгарга туры килде. Артур өчен КХЛда беренче матч иде бу. Бозга чыгуга ул буллитка каршы уңышлы торды, әмма соңрак ике алка керттерде (2:3).

Тренерлар штабы 13 октябрьдә Казанда “Трактор” белән уенда да Артурга мөмкинлек бирде. Бу аның КХЛда тулысынча уздырган беренче уены булды. Казан клубы кабат, бу юлы инде буллит сериясендә оттырды (2:3).

– Капкачылар темасына беркем белән һәм беркайчан да фикерләшкән юк. Җиңелсәк, җиңсәк тә. Капкачы – аерым буын, – дип фикерен белдерде әлеге уеннан соң Дмитрий Квартальнов.

…Кайбер мәгълүматлар чыганакларында Тимур Билялов ике атнасыз да сафка басмас, диелә. Адам Рейдеборннан да әлегә хәбәрләр юк. Шул рәвешле татар капкачылары Артур Әхтәмов белән Әмир Мифтаховка юл ачылды. Яшьләр чиратлашып капка саклый. Әлегә Әмир эшен нәтиҗәлерәк башкара: 14 октябрьдә “Ак Барс” үз бозында “Амур”ны тар-мар итте – 4:0.
– Составта ике яшь капкачы. Бүген Әмирне кирәгеннән артык мактамас идем, гол керттермәде – афәрин. Составта урын алу өчен тырышып эшләсә шат кына булачакмын. Лигада инде аның яшендәге капкачылар уйный. Яшьләр төп состав уенчыларына көндәшлек тудырырга тиеш, – диде бу юлы Квартальнов.

Чираттагы сынау бүген: 16 октябрьдә Казан бозына хуҗаларга каршы “Барыс” чыга.

Белешмә: Әмир Мифтаховка – 20 яшь, “Ирбис” командасы капкачысы. Артур Әхтәмовка 17 яшь, “Барс” өчен уйный.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*