enrutat
Баш бит / Ак чабата, ак оек…
Ак чабата, ак оек…

Ак чабата, ак оек…

Мин чабата киеп үсмәдем. Без үскәндә баскан киез итекләр, сандалилар бар иде. Ә менә әбиләремнең, әти-әнинең күтәртмәле чабата киеп мәктәпкә йөрдек, дип сөйләгәннәре истә калган. Келәтебезнең бер почмагында, экспонат буларак, чабата да эленеп тора иде. Балачакта андый әйберләргә игътибар бирмисең. Ә олыгая башлагач, әти-әниләрең вафат булгач, күңелгә аннан да якын әйбер булмый икән.

“Чабаталы Россия” дигән сүзләр тарихка юкка гына кереп калмаган бит ул. Узган гасырның илленче елларына кадәр авыл халкының төп аяк киеме чабата булган. Сугыш чорын сөйләп тә торасы юк. Әле сугыштан соңгы елларда да авыл картларының урманга чабата киеп барганын күргәнем бар. “Печән чапканда аннан да яхшырак аяк киеме юк”, — дип әйтә иде Кләүледә яшәгән Зәйнулла абзый.

Менә Камышлыда узган Бөтенроссия авыл Сабан туена баргач та Башкортостаннан килгән чабата үрүчеләрне күреп, аларның эшеннән аерыла алмыйча карап тордым. Бу һөнәрне саклап калу нияте белән сувенир чабаталар ясаучы осталар бар икән әле! Димәк, борынгылыкның тарихи ролен аңлап эшлиләр алар. Әйе, күп урыннарда чабатаны музейларда гына күрергә була. Ә менә Иске Ярмәк авылында юкә исе килеп торган өр-яңа чабаталар үрүче Әсхәт Сафин яши. Аңа 84 яшь.

Мин барып кергәндә аксакал кояш кебек сап-сары чабаталар үреп утыра, ә алдында буй-буй юкә тасмалары сузылып ята иде. Никтер миңа алар кояш нурлары булып тоелды. Ата-бабаларым киеп үскән әйбер булгач, күңелем тулып китте, күземә яшьләр тыгылды. Ә Әсгать абый күрмәгән булып кылана, сөйли дә сөйли генә:

— Чабата 7 һәм 9 юкәле итеп ясала. 7 юкәлесе тупасрак була. Безнең авылда хатын-кызлар 9 юкәле чабата кияргә яраталар, ә ир-атлар 7 юкәлесенә дә риза булып, күтәртмә кадаклап кияләр. Башта чабата өчен юкәнең йомшаган кисәкләреннән бер метрга якын озынлыкта киндерә ишәсең (бау). Киндерәне тездән югарырак, ботка кадәр бәйләп куеп, шуңа тар тасма рәвешендә телгән юкәләрне тезә башлыйсың. 9 юкәле чабатаның юкәләре таррак, күбрәк булганлыктан, ул матуррак, нәфисрәк килеп чыга.

— Әсхәт абый, Россиядә чабатага һәйкәл куелган урыннар да бар икән. Мәсәлән, Вологда өлкәсенең Великий Устюг шәһәрендә 2,5 метр биеклектәге усактан эшләнгән һәйкәл тора. Смоленск өлкәсенең Вязьма шәһәрендә 1,5 метр биеклектәге таш һәйкәл бар диләр.

— Кит инде, чабатаны шулай зурлаганнармы? Хәер, зурларлыгы бар шул. Крестьянның үреп ясалган төп аяк киеме булган бит ул, — дип чабата үрүен дәвам итте Әсхәт абый.

Әсхәт абый терекөмеш кебек бөтерчек бер кеше инде. Бервакытта да тик тормый: Дания апага тавык-чебешләрен карарга да булыша, бәрәңге бакчасын да уташа, балта остасы да ул. Һич булмаганда, пумала-карандаш тотып, картиналар ясарга керешә, яхшырак килеп чыкканнарын рамнарга куеп, якыннарына бүләк итә. Кышын Дания апа белән икәүләшеп чаңгы шуалар, ярышлар була калса, аннан да калмыйлар. Менә чабата үрү дә аның шундый бихисап һөнәрләренең берсе.

Зур тормыш юлы үткән кешеләр алар. 12 яшеннән Әсхәт абый, көтүче буларак, авыл көтүен дә, ферма малларын да көткән. Армиягә алынгач, Украинага эләгә һәм бандерачылар белән көрәштә катнаша. Кайткач ул тегермәндә, төзүчеләр бригадасында эшли, таш чыгара, шофер профессиясен үзләштереп, асфальт юл салуда катнаша, янгын сүндерү участогында эшли. Дания апаның уңганлыгын да сөйләп торасы юк. Бөтен авыл белә – оста иттереп бәйли, тегә, чигә, аш-су пешерә. Ә пенсиягә кадәр ул хат ташучы булып эшләде. 45 ел буе үзеннән дә зуррак сумка күтәреп йөрүенә карамастан, күз генә тимәсен, аяклары исән-сау. Әле дә йөгерә-йөгерә йорт тирәсендә эшләп йөри.

Әсхәт абый белән Дания апа үзләре кебек үк тәрбияле, уңган өч бала үстерделәр. Кызлары Рузалия һәм Лилия — медицина өлкәсендә эшлиләр, уллары Тәлгат — укытучы. Хәзерге вакытта алар үзләре дә әби-бабайлар булып, оныкларын үстереп яталар…

Шулай, тормыш-көнкүреш турында сөйләшә-сөйләшә бер чабата үрелеп тә бетте.

— Атасы, хәтерлисеңме, “Чабата” көенә бию дә бар иде бит әле. Биеп китә күрмә тагын, — дип елмая Дания апа.

— Юкә кайрысын каян аласың, Әсхәт абый?

— Анысы үзе бер хикәя. Чабата үрергә уемда да юк иде әле. Элек урманчы булып эшләгән Ядкарь Яруллин, сугыш һәм хезмәт ветераннары оешмасы рәисе Рәхимҗан Абдуллин, социаль реабилитация бүлеге хезмәткәре Гөлисә Бәдретдинова уйлашканнар да, миннән чабата ясатырга булганнар. Шәп юкә ботакларын урманнан Ядкарь белән Рәхимҗан кисеп кайтканнар. Урманчы кайда яхшы юкә барын белә бит инде. Мин бер айдан артык шул юкәне әзерләдем, эше күп инде аның. Ясыйм дип сүз биргәч, эшләмичә дә булмый, тырыштым инде. Хәзер инде күндем бу эшкә, кулым эш сорап кына тора, — ди Әсгать абый.

Менә шундый уңган-булган авылдашым, үзенчәлекле һөнәр иясе белән чабата үрдек әле. Эшкә дә, телгә дә оста булган Әсхәт абый белән Дания апа матур итеп 60 елдан артык бергә яшиләр. Киләчәктә дә шулай исән булсыннар, авыл халкына файдалы булып гомер итсеннәр иде.

Фәния Кәримова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*