tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфакның табылган чагы …”
“Ак калфакның табылган чагы …”

“Ак калфакның табылган чагы …”

Буыннан-буынга асыл хәзинә итеп тапшырыла торган, заман җилләре дә ала, кешелек тарихы өчен бик кадерле булган кыйммәтләр бар. Юк, асылташлар түгел. Бәясен берни белән дә үлчәп булмый торган, еллар үткән саен кыйммәте арта гына барган бу кыйммәтләр – безнең гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз.

Безнең бурычыбыз кешеләрдә, киләчәк буында татар мәдәниятенә, телгә, динебезгә, гореф-гадәтләребезгә әдәбият аша, җыр-моң аша мәхәббәт тәрбияләү.

Шушы максат белән 11 декабрь көнне үзәк китапханәдә район ветераннар Советы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызлары оешмасы Минзәлә бүлекчәсе, ветераннар хоры әгъзалары, балалар сәнгать мәктәбе, Минзәлә муниципаль районы “Авылара үзәк китапханә” хезмәткәрләре белән берлектә “Ак калфакның табылган чагы …” дип аталган әдәби-музыкаль кичә үтте.

Залда утыручы мәдәният хезмәткәрләре, китапханәчеләр, шагыйрәләр һәм башка һөнәр ияләре – бар да татар җанлы, үз халкының мәдәниятен, гореф-гадәтләрен, ә иң мөһиме, телен саклау өчен тырышучы хатын -кызлар.

Очрашуда олы йөрәкле, гаҗәеп тә талантлы, матур күңел һәм моңлы йөрәк ияләре балалар сәнгать мәктәбе укытучылары Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре Данир Фахретдинов, Тәскирә Гилязова, районыбыз шагыйрәләре Наҗия Пучкова, Раушания Гыймаева-Титова, “Ак калфак” оешмасы әгъзалары Нурзидә Муллагулова, Сәбилә Галяутдинова, Зөһрә Нафиева, Әлфидә Теряева, Мөнәвәрә Минхаҗева, Роза Гиздуллина, Сәкинә Губайдуллина катнаштылар.

Кичәне Лениза ханым Якиева матур, эчтәлекле итеп алып барды.

Шундый талантлы кешеләр белән күзгә-күз очрашып, аларның җырларын, шигырьләрен тыңлау, аралашу, фикерләрен белү – безнең өчен аеруча кадерле булды.

Гульчачак Габдрахманова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*