tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфак” оешмасының сафлары арта
“Ак калфак” оешмасының сафлары арта

“Ак калфак” оешмасының сафлары арта

Бөтендөнья татар конгрессы каршында эшләп килүче “Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы Татарстан районнарында үзенең бүлекчәләрен оештыра һәм аңа җитәкчеләр сайлый башлады. Мамадышта “Ак калфак”ның бүлекчәсен эшмәкәр ханым Розалия Ибраһимова, Актанышта районның 1 санлы мәктәп психологы Зөһрә Хәбибуллина, Әтнәдә Балалар сәнгать мәктәбе директоры Алия Абдуллина җитәкләячәк.

“Ак калфак” оешмасының Әтнә районы бүлекчәсе октябрь аенда ветеран хатын-кызлар белән очрашуны, ноябрьдә “Яшь әниләр белән татар мөһитендә татар балаларын тәрбияләү” дигән түгәрәк өстәл уздыруны, декабрьдә “Тышкы-эчке матурлык” дип аталган, инвалид хатын – кызлар белән очрашуны планлаштыра.

“Ак калфак” Бөтендөнья татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Рәис кызы Идрисованың сүзләрендә, 29–30 октябрь көннәрендә Санкт- Петербург шәһәрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы 20 еллыгын билгеләр үтәчәк һәм аңа яңа җитәкче дә сайланачак.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*