tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Ак калфак»лы авыллар
«Ак калфак»лы авыллар

«Ак калфак»лы авыллар

Мамадыш районының унбишләп авылында «Ак калфак» оешмалары эшне уңышлы гына башлап җибәрделәр. Югары Ушмадан Вәсилә Әхмәтҗанова, Уразбахтыдан Миләүшә Юнысова, Югары Соннан Гүзәлия Фәләхова, Түбән Соннан Рәйсә Муллаәхмәтова җитәкчелегендә кич утырулар, кул эше хезмәтләреннән мастер класслар, чәй табыны артында фикер алышулар, халык алдында сәхнә әсәрләре белән чыгыш ясауларны да күзәтергә мөмкин. Миләүшә Юнысова үзләренең бергәләп кич утыруларын менә ничек тасвирлый: “Беренче очрашуны ирекле темага уздырдык. Сөйләшер, аңлашыр темалар күп икән, шуннан чыгып, еллык план төзедек”. Вәсилә Әхмәтҗанова җитәкчелегендә югарыушмалылар берсендә авыл китапханәсендә җыелып халкыбызның гореф-гадәтләре, кул эшләре турында сөйләшсәләр; икенчесендә мәктәп спортзалына юл алалар, бергәләшеп чаңгыга чыгарга булганнар. Югары Сон авылында “Гаиләдә һәм җәмгыятьтә хатын-кызның роле” дигән темага чәй табыны артында фикер алышу истә калырлык булды. Табын, хатын-кызлар үзләре әзерләгән ризыклардан сыгылып тора. Оешма җитәкчесе Гүзәлия Фәләхова үзәкне өзәрдәй тыныч, моңлы тавышы белән башлап җибәргән “Гөлҗамал” җырына кушылмый мөмкин түгел. Халкыбызның тагын берничә җырын бергәләп башкардылар алар. Энҗе Гыйләҗетдинова башкаруында аналарга багышланган шигырь дә хуплап кабул ителде. Авыл абыстае Лена Сәләхиева  да олы кунак иде бу табында. Ул да аналарга, хатын-кызларга багышланган берничә вәгазен бүләк итте. Дүрт сәгатьтән артык барган очрашуны “Күз ачып йомган кебек кенә үтте бу вакыт,” – диделәр алар. Алга таба, Кече Сон командасы белән узачак “Китап шоу” да “Кичке уен”нан өзек күрсәтергә әзерләнәләр.

Башка авыллардагы хатын-кызларның да шундый үрнәктә эш алып баруларын,  бергә булуларын теләп калабыз.

Фирая Мингалиева, Мамадыш

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*