tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ак калфаклы” Буалылар
“Ак калфаклы” Буалылар

“Ак калфаклы” Буалылар

Буа шәһәре  “Туган якны өйрәнү” музеенда “Ак калфак”татар хатын-кызлары клубы үзенең чираттагы мәҗлесен җыйды. Дин белгече, Соц.яклау бүлеге җитәкчесе, Загс мөдире, табибә, мөгаллимә, абыстай, китапханәче, җырчы, музыкант, сатучы, аш-су остасы, журналист, мәдәният хезмәткәре, музей җитәкчесе, музей хезмәткәрләре, шагыйрә һ.б.зыялы ханымнарны туплаган клубның эшчәнлеге бүген аеруча дустанә, бердәм, күңелле булып узды. Чәй өстәле артында бүгенге көндә татар хатын-кызының гаиләдә, җәмгыятьтә тоткан урыны хакында әңгәмә җырлар, шигырьләр, мөнәҗәтләр белән бергә үрелеп барды. Әлеге мәҗлесне оештыруда ярдәм итүче дусларыма-музей хезмәткәрләренә ихлас рәхмәтләремне белдерәм.Очрашудан ел дәвамында күпкырлы эшчәнлек алып бару хакында  планнар төзеп, эшләр бүлешеп таралыштык.

ГӨЛНУР АЙЗЕТУЛЛОВА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*