enrutat
Баш бит / «Ак калфак»ның табылган, уклауларның югалган чагы: 150 калфаклы хатын-кызның Тукай районында күргәннәре
«Ак калфак»ның табылган, уклауларның югалган чагы: 150 калфаклы хатын-кызның Тукай районында күргәннәре

«Ак калфак»ның табылган, уклауларның югалган чагы: 150 калфаклы хатын-кызның Тукай районында күргәннәре

15-17 июль көннәрендә Тукай муниципаль районы җирлегендә “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы булды.

15 июльдә Казанның Бөтендөнья татар конгресыннан ике автобус белән хатын-кызлар Тукай районына юл тотты. Әлеге районда 150 кеше өч төркемгә бүленеп, төрле авылларга барырга тиеш иде.

Салкын яңгыр куркыныч түгел

15 июль яңгыр белән башланды. Иртәдән сибәли генә башлаган яңгыр, без Тукай районына килеп җиткәндә коя ук башлады. Яңгырга да карамастан, юл сизелми дә үтеп китте. “Ак калфак”лылар тиз арада бер-берсе белән уртак тел табып, гөж килеп сөйләшеп барды. Кайберсе юлга үзе үстергән кыярларны да алган иде — башкаларны да сыйлады.

Юлда барганда “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы рәисе Кадрия Идрисова белән әңгәмә корырга да өлгердек.

“Без һәр барган җирдә гореф-гадәтләр, йолалар белән танышып, аларны күрсәтергә тырышабыз. Татар халкыбыз төрле җирләрдә урнашкан. Һәр җирлекнең үзенә күрә йолалары, гореф-гадәтләре була. Тукай муниципаль районында без мунчала бәйләү, киленгә су юлы күрсәтү, басу яру йолаларын карап үтәчәкбез. Барган җирдә милли уеннар я күрсәтелә, я үзебез аларны оештырабыз. Ни өчен уен кирәк? Мин үзем университетта педагогика укыткан вакытта, укучыларыма лекция яздырганнан соң уен уйнарга тәкъдим иттем. Аларның берсе дә уен белми иде. Шуннан соң алар әбиләреннән, әниләреннән, күршеләрдән, әби-бабаларыннан сорап, 70 кә якын уен өйрәнеп килделәр. Балаларга да милли уеннар белү мөһим. Уен аларны яшәргә өйрәтә. Уйнаган вакытта бала талаша да, төрткәләшеп тә ала. Ләкин, тормыш проблемаларын чишәргә өйрәнә. Уен белмәгән бала компромисска бара белми, ул тормышка әзерлексез була. Ә уен уйнаганда ул дуслашырга да өйрәнә, кешеләр белән уртак тел таба”, — дип сөйләде Кадрия Идрисова.

— Әзерлек кайчан башланды?

— Ел ярым элек әзерлек башланды. Авыл халкы, җитәкчеләргә, башлыкларга зур рәхмәт. Үткән язда ук әзерләнә башладылар. Мәктәпләр, балалар бакчасы, клублар — барысы да әзерләнә. Без килгәндә бөтен җиргә керергә тырышабыз.

— “Ак калфаклылар” күчмә утырыштан үзләренә нәрсә алып кайта?

— Авыл халкы шәхесләрне барлый. Авыл бирә шәхесләрне. Мондагы гореф-гадәтләр, йолалар белән танышып, “Ак калфак”лылар өйләренә кайткач, үзләренең туган җир шәхесләрен барларга, җирлек кешеләренә белгәннәрен күрсәтеп өйрәтергә тиеш. Без кунак булырга бармыйбыз. Эшләргә барабыз. Эшләмәгән кешенең безгә кирәге юк. Шәҗәрәгә бик зур игътибар бирәбез. Ел саен үткәрәбез. Хәзер халык гадәтсез. «Гражданский брак» ише әйберләр артты. Боларның барысы да йолаларны, милли гореф-гадәтләрне белмәүдән, онытканнан килеп чыга. Шушындй гадәтсезлекләрне бетерү максатыннан без кешеләрне өйрәтергә, таныштырырга телибез йолалар, гореф-гадәтләр белән.

— Нинди чит илләрдән киләләр?

— Белорусь, Франция, Казахстан, Австралия, Украина, Болгария.

«Ак калфак»ның беренче көне

Салкын җил-яңгырга карамастан, “Ак калфак” оешмасын җыр-биюләр, чәк-чәкләр белән каршы алдылар. Кунаклар да бер дә аптырап тормады, кушылып биеп алырга да өлгерде.

Тамак ялгап алганнан соң, без Теләнче Тамак авылының сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен интернат-мәктәпкә юл тоттык. Кул эшләнмәләреннән күргәзмәләр белән таныштык. Сәйләннәрдән ясалган агачлар, тукымалардан эшләнгән чәчәкләр, рәсемнәр. Күргәзмә иҗади яктан бик бай иде. “Ак калфак”лылар монда үзләре да кулдан төрле әйберләр ясап карый алды. Такталарга милли бизәк төшереп, клей белән төсле пычкы чүбе белән ябыштырып, коелмасынга ахырдан лак сибеп, үзләренә матур такталар да эшләделәр. Кайберләре такталарга милли бизәк төшереп буяды.

Теләнче Тамак интернатында укучы Валентина Владимироваапаларга пычкы чүбе белән милли бизәк ясап та күрсәтте. “3 сыйныфта бу мәктәпкә килдем. Шушы сыйныфтан бирле төрле кул эшләнмәләре эшлим. Башта без бизәкләрне җеп белән эшләргә өйрәнсәк, хәзер пычкы чүбе белән эшлибез. Бик җиңел. Теләгән кеше ясарга өйрәнә ала”, — дип сөйләде ул.

“Төрле мастер-классларда булдым. Ни генә ясамадык. Мин үзем андый өйрәтү дәресләрен бик яратам. Үзем тегүче. Өстемдәге күлмәкләремне дә үзем тектем. Әле читегем дә бар иде. Аны яңгыр булганга кия алмадым инде”, — диде Мәскәү өлкәсеннән килгән Зәйнәп Сөләйманова.

Бабаем исемә төште

Интернат-мәктәптән соң без Тукай районы картлар һәм инвалидлар йортына юнәлдек. Картлар йортында безне гармун уйнап каршы алдылар. Бабайлар шырпыдан өйләр дә төзеп утыра иде. Картлар йорты директорыЛилия Хөсәенова картлар йорты эшчәнлеге хакында сөйләде.

“Ел да ике ай эшлим. Бу картлар йорты 50 кешегә планлаштырылган. Безнең план тулып бара, Аллага шөкер. Болай әйтүем картларны китергәнгә сөенү бу дип уйламагыз. Безгә планны тутырырга кушалар. 50 кешенең барысы да инвалид. 1 төркем инвалидлар — 12, 2 төркем инвалидлар — 17 кеше. Хатын-кызлар ир-атка караганда әзрәк — 12.

Ир-атлар авыр ситуациядә күбрәк кала. Кайберләре яшь чакта балаларына ярдәм итмәгән, кайберләрен гаиләләре ташлап киткән, кайберләре гаиләсез калган. Бер 20 яшьлек Мансур исемле инвалид малаебыз бар. Мин шәһәргә җыелышка киткәндә телефоннан шалтыратып, “Әнәй, миңа тәмле әйбер алып кайт әле”, — дип сорый. Алып кайтам инде, “улым” бит минем.

Бездә картлар өчен төрле терапияләр оештырылып тора. Изотерапия, моторикадан кала, кулинария терапиясе һәм хат терапиясе кертелде. Картларыбыз кулларына перчаткалар киеп, ашарларга пешерә. Балык тотарга баралар. Хат алышу терапиясен яңа гына керттек. Алар ялгыз. Кем беләндер сөйләшергә кирәк. Әби-бабайларга кешеләр бүленеп бирелде. Алар хәзер еш хат алышалар. Үзләренең үткән хатирәләре белән уртаклашалар. Мин аларның хатларын ташып йөрим, шулай почта хезмәткәре дә булып торам әле мин”.

Гармунда уйнап, элеккеге җырларны җырлаганда күзләремә яшьләр килде. Шырпыдан тыныч кына өйләр ясап утырган бабай, үземнең бабаемны хәтерләткән сыман булды. Йөрәгем әрнеде. Әллә нишләп киттем, тыным кысылды. Әлеге бабай минем бабаема тышкы ягыннан гына түгел, эчке яктан да ошаган сыман булып тоелды. Гармун уйнаганга кушылып “Ак калфак” хатын-кызлары җырлый, бии. Ә мин бер почмакта тыела алмый елап басып тордым. Бер мизгелгә генә булса да үз бабаем кайткан, ул янымда сыман тоелды. Барып, “Бабай, мин бит сине сагындым, бер генә булса да күрергә хыялландым бит сине!” — дип әйтәсем килде. Бабаемны хәтерләткән кешене көч-хәл генә кочакламый тыелып тордым. Күзләремнән бертуктамый яшь акты. Кеше алдында уңайсызландым.

Бабай янына барып сөйләшкәч кенә күңелем тынычлангандай булды. Ул гадәти шырпыдан бик матур өйләр ясап маташа иде. “84 елдан бирле шырпыдан әйберләр эшлим. Энекәшем өйрәтте. Бер ел ясадым да туктаган идем. Монда килгәннән соң янәдән ясый башладым. Күргәзмәләргә еш сорап киләләр. Мәктәп балаларына ясап бирәм”, — дип сөйләдеРәфыйк Җамалиев.

Картлар йортыннан чыкканда йөрәгем асты өскә килгән сыман иде.

Күңел килешә алмый

“Ак калфак” белән без Түбән Суыксу авылына юл тоттык. Монда Теләнче Тамак авылы мәдәният йорты “Алтын битлек” халык театрының башкаруында “Туй күлмәгем — соңгы бүләгем” спектаклен карадык. Сюжет буенча бер гөнаһсыз авыл кызы әтисен калдырып яраткан егете артыннан шәһәргә китә. Анда ул нык тырышып эшли, тулай торакта өч кыз белән тора. Берсенең акчасы югалганнан соң, кызны акча урлауда гаеплиләр. Яраткан егете дә башка кыз белән хыянәт иткәне, анысының йөккә узганы ачыклана. Кыз егетнең туена дип күлмәк бүләк итә. Бу хәлләргә түзә алмаган кыз азактан үз-үзенә кул сала. Ахырдан тулай торактагы кызлар акчаны беркем дә урламаганын, берсенең сеңлесенә биргәнен исләренә төшерәләр.

Спектакльдән соң сәер хисләр туды миндә. Әллә минем генә кабул итүем шундый булдымы дип аптырдым да хәтта. Бер авырлыкка юлыгып кул салу проблемадан чыгу юлы түгел бит инде. Бу хакта юл буе уйланып кайттым. Бу спектакльдә тормыш авырлыкларына түзә алмаган кыз образын күрсәттеләр. Ләкин, бу спектакль шушылай начар тәмамлану белән күңелем һич тә килешә алмады.

15 июль мастер-класс белән тәмамланды. “Ак калфак” оешмасы хатын-кызлары балаларга төрле калдык тукымалардан юрганнар, кирәк-яраклар тегәргә өйрәнде. Мастер-класстан төнге 11 дә генә өйләребезгә таралыштык. Кызыклы кул эшләреннән күпләрнең аерыласы килмәде.

Курчак кебек әбиләр

16 июль. Безне Ходай жәлләде ахрысы. Көн җылы булу апаларның кәефеләрен тагын да күтәреп җирбәрде сыман тоелды миңа. Программа бик зур иде. План буенча өч төркемгә бүленеп, Яңа Бүләк, Иске Абдул, Боерган, Иштирәк, Биклән, Иске Җирекле авылына юл тотарга тиеш идек. Иң беренче безнең төркем Боерган авылына юл тотты.

Безне чәк-чәкләр, мич коймагы, мич шәңгәсе, ризык тулы өстәлләр белән каршыладылар.

“Безнең авыл осталарга бай. Мин шул осталарның берсе. Камырым бик яхшы уңа. Камыр уңган булса, тиз кабара. Кичә ике мич шәңгә пешергән булсам, бүген бер мич пешердем. Мич шәңгәсе өстән дә, астан да матур булып, кызарып пешә. Аллага шөкер, мичем бар. Мич булмаганнар газ мичендә пешерә. Сабантуйларга яулык җыйган вакытта да мичтә шәңгәләр, коймаклар пешерәм, миңа кереп чәй эчеп чыгалар. Мин аларны гел көтеп торам. Мич җылысы — әни җылысы диләр. Үземнең күңел җылымны биреп пешерергә тырышам”, — ди математика укытучысы Бибинур Хәмәтова.

Боерган авылында ризык пешерү осталары җыелган. “Тукай чәк-чәк” феставалендә ул чәкчәкләрнең төрлелеген күреп, күпләр шаккатты. Чәкчәкнең нинди генә төре, нинди генә зурлыктагысы юк иде. Элвин Грейның“Чәк-чәк” җырына биеп, пешекчеләр бар халыкка үзләренең чәкчәкләрен күрсәтте. “Ак калфак” хатын-кызлары да, әлеге чәкчәкләрне тотып, мәйдан буйлап әйләнде.

Ризык пешерү осталары белән сөйләшми кала алмадым. Курчак кебек әбиләр чәкчәк кенә пешереп калмый,“Яран гөл” фольклор ансамблендә чыгыш та ясыйлар икән.

Кадрия Нәбиуллина: “Чебенле авылында тудым. Пенсиягә чыккач кайттым. Алты ел “Яран гөл” ансамблендә эшлим. Яшьләр безне чакырып торалар”.

Фәйрүзә Хәбидуллина: “40 ел мәктәптә укыттым. Хәзер ял итәбез. “Яран гөл” коллективында торам. Авылыбыз бик бай. Бәйрәмнәргә чәкчәкләр пешерәм. Пешерергә яшьтән әнием өйрәтте. Ансамбльгә бик яратып йөрим. Төрле җирләргә чакыралар, килеп алалар, озатып калалар”.

Шәхесләргә бай милләт

“Тукай чәкчәк” фестиваленнән соң элекке Чебенле авылы урынында урнаштырылган истәлек ташы янында дога кылынды. Мөхлисә Бубыйның әнисе Бәдрелбанат абыстайга язма тактасы ачылышы булды.

  • Мөхлисә Бубый  — Мөхлисә Габделгалләм кызы Нигъмәтуллина, 1869 елда Вятка губернасы Сарапул өязе Иж-Бубый авылында туа. Мәгърифәтче, мөгаллимә, ислам дине белгече, татар кызлары өчен беренче мәдрәсә оештыручы, күренекле җәмәгать эшлеклесе, хатын-кызлардан беренче казый, педагог. 1901 елда 6 сыйныфлы татар хатын-кызлар мәктәбе ачыла, һәм Мөхлисә Бубый аның мөдире була. Мәдрәсә ябылгач, Троицк шәһәренә күчеп китә һәм анда 1910 елда ачылган хатын-кызлар мәктәбен җитәкли. «Башкорстандагы контрреволюцион буржуаз-милләтчел оешма әгъзасы» дигән ялган гаепләү нигезендә 1937 елда кулга алына, шул елның 23 декабрендә Уфада атып үтерелә. Вафатыннан соң аклана.

“Мөхлисә Бубыйны моңарчы беркем дә белми иде. Халык белмәгән, күп файда китергән шәхесләрне без барларга, халыкка күрсәтергә тырышабыз. Аларның хезмәте бик зур”, — дип сөйләде Кадрия Идрисова.

Лилия Ансаровнаның Чебенле авылында әнисе туып үскән. Ничә еллар Австралиянең Сидней шәһәрендә яшәгән ханым әнисе, әби-бабасы туган якка кайткач, ниләр кичерде икән? “Әнкәйнең туган җирләрендә булу мине тетрәндерде. Әнием, әби-бабам яшәгән җирләрне күрү миңа зур шатлык. Мин әниемнең туган ягына кайттым! Әбиемнең әнисе Чебенледә кендек әбисе булган. Әниемнең сыйныфташлары да мине таныды, яныма килеп фотоларга төште. Бик җылы каршы алдылар. Юлда да әнием кая җиттең, кайсы җирләрне күрдең дип сорап барды. Мондагы якларга кайткач күңелем тулды. Картлар йортында сәламәтлек ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән балаларны күрү күңелемдә нык тәэсир калдырды”, — ди ул.

Курчак ясадым әле

Боерган авылында “Ак калфак” татар хатын-кызларына мунчала чыгару серләрен дә өйрәттеләр. Аларга мунчаладан төрле тукымалар кушып курчак ясау буенча мастер-класслар да оештырылды.

Үзем дә бу мастер-класстан тыныч күңел белән генә узып китә алмадым. Истәлеккә курчак ясарга булдым. Кеше формасындагы мунчаладан, бернинди энәсез, келәйләрдән башка гына курчак ясадым. Тукымаларны җеп белән генә бәйләп тә, балалар өчен хуш исле курчак ясарга мөмкин икән. Әлеге курчакларның битен ясамыйлар. Элекке заманнарда бите ясалмаган курчаклар кулланылган, алар балаларны начар көчләрдән саклаган дип уйлаганнар. Хәзерге вакытта да шундый курчакларның булуы мине шатландырды.

Йомырка, бәрәңге, он, бер тукмак, 150 хатын-кыз

16 июль “Кунаклашу” кичке уены һәм “Кунак каршы алу” белән тәмамланды. Бу уен аеруча кызыклы булды. 150 хатын-кыз 3 төркемгә бүлендә. Аларга бары тик йомырка, бәрәңге, он һәм барысына бергә бер уклау гына бирелде. Калган әйберләрне үзләре табып, ризык әзерләп, кунакларны каршы алырга тиеш иделәр.

“Мондый уен хатын-кызларга бик файдалы, татар хатын-кызы беркайчан да югалып, аптырап калырга тиеш түгел. Бу уен аларны тиз генә ашарга пешерергә, уйлап табарга, дус булып эшләргә өйрәтте. Мин әзерлек вакытында югалып тордым. Алар бар әйберне үзләре табып, бер-берсе белән килешеп эшли алдылар”, — дип сөйләде Кадрия Идрисова.

Дөрестән дә, ике сәгать эчендә хатын-кызлар әллә ничә төрле ризык әзерләп, кайсы бию, кайсы җырлар, кайсы такмаклар белән кунакларны каршы алды. Һәр төркем үз чыгышын кызыклы итеп күрсәтә алды.

Хуҗалык белән танышу

Иске Җирекле авылында “Тукай” балалар бакчасында Түбән Суыксу балалар бакчасының “Сәйәр” бәйгесе җиңүчесе булган “Мактанчык әтәч” спектаклен дә карадык. Балаларның талантын, яхшы, кызыклы итеп уйнаулары күпләрне таң калдырды. Спектакль азагында бөтен кеше басып, балаларга “Молодцы!” дип дәррәү кул чапты.

17 июльдә иртәнге алтыда өч төркем Бакчасарай, Иске Җирекле авылларына юл тотты.

Равил Миңнехуҗинның крестьян-фермер хуҗалыгы 5150 га җир тәшкил итә. Бу 2012 елда оешкан хуҗалык. 1100 га мәйданнарда иген үстерә, 250 баш сыеры, 1600 баш сарыклары бар. Тавыклар да тота.

Минталип Миңнехановның крестьян-фермер хуҗалыгы белән дә таныштык. “Бу эшне 2000 елда башлап җибәрдек. Җәмәгатем Зилә, балаларым белән бергә эшлибез. Хатыным эшчеләргә ашарга пешерә. Бу хезмәттә эшләүнең тәме, яме бар. Җиребез күп түгел, әмма технологияләр белән күп уңыш алабыз. Бәрәңгене гектарыннан 400 центнер, бөртеклеләр 45 центнер чыга. Продукцияне үстерә генә түгел, сата да белергә кирәк. Мул уңыш үстерергә насыйп ит дип, дога укый идем. Байлык җыю турында уйламадым да. Гаилә тырышлыгы белән булдырдык”, — дип сөйләде ул.

Хуҗалыкларны карап чыкканнан соң Яңа Троицкига пленар утырышка бардык.

“Ак калфак”лар өч көн дәвамындагы сәфәрдән үзләренә нәрсәләр алулары хакында сөйләде.

Сиринә Җиһаншина, Әлмәт “Ак калфак” оешмасы бүлекчәсе җитәкчесе:“Ак калфакта» җитәкче булып 3 ел эшлим. Үзем мәдәният системасы кешесе. Милләтем, телем, мәдәният, мәгърифәтебез өчен тырышам. Һәрбер барган җир ошады. Һәр җир үзенчәлекле. Моннан өйрәнеп кайткач, халыкка күрсәтеп, эшләргә планлаштырам”.

Гөлсинә Гайнетдинова, Новокузнецк:“Ак калфакта” өченче ай гына. Монда бик ошады. Программа да бик зур, мастер-класслар да кирәкле, кызыклы. Татар җырлары күңелемә тиде, кызлар бик матур җырладылар”.

Гөлчәчәк Габдрахманова, Минзәлә:“Ак калфакта бер ай гына. Мин үзем мәдәният өлкәсеннән булганга, авыл халкының мәдәниятенә карадым, чагыштырдым. Барысын да бик кызыклы итеп оештырдылар. Дәресләрдән өйрәнеп, үзебезгә бик күп материал тупладык. Балаларга башлык, күлмәк, җәймәләр тегәргә өйрәндек, татар орнаментлы бизәк, рәсемнәр ясадык”.

Мөнирә Сәфәргалиева, Франция: “Мин үзем Казанга килдем. Максатым — татар дөньясын күрсәтү. Видеога төшереп бардым бөтен үткән юлыбызны. Франция белән Татарстан арасында элемтә булдырырга тырышам. Мин кинолар төшерәм. Аларны француз телендә ясыйм. Кайвакыт татар телендә дә эшлим. Ләкин өметем өзелеп бара — проект алып килдем, кабул итмәделәр. Акча өчен түгел, бушка. Нишләптер кабул итмиләр. Татар теле мәсьәләсе дә бик авыр. Бер таксистның да әйткәне бар: “Татарлар үз телләрен хөрмәт итми”, — дип. Бу мине бик нык борчый”.

Җәүһәрия Валиуллина, Лаеш:“Дүрт буын белән таныштык. Ясле балалары спектакль куйды, мәктәп балалары, урта яшьтәге ханымнар, олы яшь аксакаллар белән таныштым. Мин үзем музейлар яратам, ул программада юк иде. Өч кыз сорап музейга киттек. Музейлар карап шаккатып кайттым. Монда халык бердәм икәнен күрдек, аларның бердәмлегенә сокландык”.

Әйтми кала алмадым

Өч көн буе “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасы белән күчмә утырышта булдым. Бу утырыштан кайтасым да килмәде, дөресен генә әйткәндә. Район турында яхшы фикерләр генә калды. Бар җир дә төзек, кешеләре кунакчыл. Әзерлеккә күп көч куелганы күренеп тора.

Икенче фикер “Ак кафак” оешмасы турында. «Ак калфак» матур милли татар күлмәкләре киеп, кунакка барып, бәйрәм итеп йөри дигән кешеләр, сез ялгышасыз. Татар халкының йолаларын искә төшерү, гореф-гадәтләрне, һәр авылларның үзенчәлекле ягын ачу, йолаларны алга таба кешеләргә тарату аларның эше. Иртә таңнан торып, төнге уникегә, бергә кадәр биеп торган апалар миндә бары соклану гына уятты. Мин 21 яшемдә була торып кичкә аяксыз калганда, төнге уникедә дә алар мастер-классларга барып, төрле эшләнмәләр ясады. Мондый хатын-кызлар булганда, татар халкы юкка чыкмас. Аларга бары сокланырга гына кала.

Назлыгөл МӘСӘЛИМОВА

intertat.tatar

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*