tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак карга, кара карга… Марат Кәбировның Тукай бүләге турында уйланулары
Ак карга, кара карга… Марат Кәбировның Тукай бүләге турында уйланулары

Ак карга, кара карга… Марат Кәбировның Тукай бүләге турында уйланулары

Менә тагын татар әдәбиятының исән икәнлеген апрельгә кадәр искә төшереп торачак чара башланды – Габдулла Тукай исемендәге премияне дәгъвалаучылар исемлеген халыкка чыгардылар. Язучылар берлеге идарәсе Рауль Мир-Хәйдәров, Факил Сафин, Фәүзия Бәйрәмова, Лирон Хәмидуллин һәм Галимҗан Гыйльманов кандидатураларын үткәргән. Идарә хөкеменә куелган кандидатлар арасында Марат Әмирханов, Әхәт Гаффар, Илсөяр Иксанова, Рәфкать Кәрами, Рашат Низами, Фәрит Яхин, Ленар Шәех һәм башкалар да булган.

Тукай премиясенең зур милли бүләк икәнен аңласам да, мин аны даулашу күренешләрен беркадәр көлемсерәп күзәтәм. Чөнки аның бик үк аңлашылып җитми торган урыннары да, сәеррәк өлешләре дә, көлкеле мизгелләре дә бар.

Нигезләмәнең үзеннән үк башлана бу. «Иң күренекле, җәмәгатьчелек ягыннан танылган, ил һәм милли мәдәниятне үстерүгә күренекле өлеш керткән әдәбият һәм сәнгать әсәрләре өчен бирелә» диелгән анда. «Әсәрләр һөнәри осталыкның югары дәрәҗәсендә иҗат ителгән, үзенчәлекле автор стиленә, яңалыкка һәм оригинальлеккә ия булырга тиеш».

Әгәр без шушы таләпләрне нигез итеп алабыз икән, гаделлек саклаган очракта, бу премия беркемгә дә бирелергә тиеш түгел. Чөнки монда сүз идеаль әсәр турында бара. Ә идеаль әсәр тормышта була алмый. Әгәр әсәр үзенчәлекле, яңалыкка ия, оригиналь һәм осталыкның иң югары ноктасында иҗат ителгән икән, ул «иң күренекле» була алмый. Моның ачык мисалы – Нобель премиясе лауреатларының әсәрләре. Аларның берсе дә популярлык буенча, коммерция проектлары буларак тәкъдим ителгән китаплар белән тиңләшә алмый. Чөнки әсәр популяр булсын өчен иң төп шартларның берсе – анда яңалык, оригинальлек билгеле бер микъдарда гына булырга тиеш. Чөнки чамадан тыш яңалык һәрвакыт авыр кабул ителә. Моны нигезләү өчен берьюлы өч жанрга (детектив, хоррор, триллер) нигез салучы Эдгар По әсәрләрен искә төшерү дә җитә. Үзе исән чакта аны язучыга санаучылар сирәк кенә булган. Һәм киресенчә, нык танылган әсәрләр берничек тә оригиналь була алмый. Шул рәвешле, Тукай премиясе нигезләмәсе куйган таләп «кыз да булсын, буаз да булсын» дигән шикеллерәк килеп чыга. Бу исә оештыручыларны төрле ташламаларга барырга мәҗбүр итә һәм аңлашылмаучылыклар, тарткалашуларга сәбәпче була. Әгәр бүләкләүнең төгәл кысалары юк икән, кемгә бирсәң дә, ризасызлык белдерүчеләр табылачак.

Тагын бер нәрсә. «Фәлән Фәләнев, «Ак карга», «Кара карга», «Ала карга» китаплары өчен» дип тәкъдим итү бар. Нәрсә, бу китапларның өчесе дә лаекмы? Алайса, авторга берьюлы өч премия бирергә кирәк. Түгел икән, китапларның берсе, иң яхшысы күрсәтелсен. Югыйсә макулатура тапшыргандагы кебек килеп чыга: бер китапның гына авырлыгы җитми, икенчесен өстәсәң, өченчесен… – вәт, менә хәзер мөмкин…

Көләсене китергән яклары моның белән дә бетми әле. Әйтик, 2020 елда Фәлән Фәләневнең «Ак карга» китабы тәкъдим ителә. Ә ул моннан ун ел элек басылып чыккан. Сорау туа хәзер: шушы ун ел буена кая караган премия бирүчеләр? Нигә аны хәзер генә исләренә төшергәннәр? Укырга вакытлары булмаганмы? Икеләнеп, үзара бәхәсләшеп шушы көнгә килеп җиткәннәрме? Ярый, әсәрнең танылуы, бәяләнүе өчен күпмедер вакыт кирәк дип исәплик. Ун ел кирәкми бит инде барыбер. Ничек кенә булмасын, бу инде бүгенге иҗатка түгел, ә әдәбият тарихына премия биргән кебек…

Моның тагын бер ягы бар әле. Теге Фәлән Фәләнев «Ак карга» дигән китабы белән тәкъдим ителә дә – узмый, премиясез кала. Ләкин бер-ике елдан соң шул ук китабын тагын тәкъдим итә. Һәм бүләк аңа эләгә. Кызык менә бу! Тәкъдим итүчеләре дә шул ук, комиссия әгъзалары да шул ук… Фәлән Фәләнев та, «Ак карга» китабы да шул ук… Ләкин теге вакытта премиягә лаек түгел дип табылган китап быел аңа лаек була. Сере нәрсәдә соң моның? Бәлки, ул китап киштәләрдә ята торгач, үзлегеннән шедеврга әйләнгәндер? Бәлки, теге чакта укыганнары комиссия әгъзаларының башына быел гына барып ирешкәндер? Могҗиза! Башың җитмәле түгел…

Кайсыбер елларда ул премия язучыларга бирелмичә кала. Моны «лаеклы кешеләр булмады» дип аңлаталар. Әйтик, 2012 елда ул бер язучыга да бирелмәде, ди. Лаеклылар юк. Ә киләсе елда лаеклы кеше табыла. Ул Төгән Төгәнов, 2010 елда чыккан китабы өчен. Былтыр аның бу әсәре әле өлгереп җитмәгән булган… Берәр төрле мантыйгы бардыр инде аның, без генә белмибездер…

Тукай премиясен яшьрәкләргә дә бирергә кирәк, диючеләр бар. Менә быел Язучылар берлегендә каралган авторларның күбесе өлкән яшьтәгеләр иде. Бабайлар. Әлбәттә, лаек инде алар бу исемгә. Әхәт Гаффарны аласыңмы, Марат Әмирханнымы, Фәрит Яхиннымы… – санап тормыйм. Хәзер шулар янәшәсендәге яшь язучыны күз алдына китерегез, аның халәтен аңларга тырышыгыз. Гайрәте ташып торган нинди яшь кеше шул бабайлар белән дәгъвалашырга теләсен?! Әлбәттә, юл куярга мәҗбүр була ул. Талантың нинди генә зур булмасын, кечкенәдән әсәрләрен укып үскән остазларыңа, әткәң яшендәге кешеләргә аркылы килеп булмый. Шулай тиеш тә. Өлкән яшьтәге талантлы шәхесләр бит инде бу исемгә күптән лаек булырга тиеш иде. Картайган көннәрендә бала-чага арасында буталып йөрү үзләренә дә бик рәхәт түгелдер. Хәтта читтән караганда да алар инде горур булып күренми… Көтә-көтә көтек булганнар, йончыганнар…

Ихтыярымда булса, мин болай эшләр идем. Төрле сәбәпләр белән шушы гомергә кадәр читкә тибелеп килгән лаеклы өлкән әдипләребезнең барсын да җыеп, барсына да шушы бүләкне бирер идем. «Сез моңа күптән хаклы идегез, гафу итегез, вакытында бәяли алмаганбыз». Ун кеше булсын алар, егерме булсын…

Акча табылмый икән, соңгы чиктә, конвертны да егермегә бүлсеннәр – кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт. Тоташ коллективлар алган очраклар да бар бит. Һәм киләсе елдан бүләкне яңа чыккан китаплар, яңа дөнья күргән әсәрләр өчен бирә башлар идем. Бу очракта инде яшьләр дә, өлкәннәр дә тигез шартларга куела: эшең бар икән – өметлән, юк икән – сәлам әйт. Быел узмагансың икән, тагын яз, камилләш, яңа әсәреңне китер – тырышкан ташка кадак каккан… Бу әдәби әсәрләр язуга этәргеч бирер, укучылар да: «Кем лаек булыр икән, минем яраткан китабыма эләгерме?» – дип күзәтеп барыр иде. Русларның «Большая книга»сы да шул рәвешлерәк эшли бит.

Өйрәтергә һәркем маһир инде… Ләкин халкыбызның иң зур милли премиясен тапшыру югары дәрәҗәдә һәм чагыштырмача гадел булырга хаклыдыр. Һәрхәлдә, ул хуҗаның эткә сөяк ташлавын да, клоуннар тамашасын да хәтерләтергә тиеш түгел. Бүгенге чорга яраксыз икән, нигезләмәсен үзгәртергә мөмкин. Конституцияләргә үзгәреш кертә торган шанлы заманда яшибез ич.

Марат Кәбиров

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*