tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Истанбулда Муса Җәлилне искә алдылар
Истанбулда Муса Җәлилне искә алдылар

Истанбулда Муса Җәлилне искә алдылар

Истанбулда шагыйрь Муса Җәлил искә алынды. Бу хакта Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге хәбәр итә.

Мәрмәрә университеты фәнни хезмәткәре Ләйсән Шаһин Муса Җәлилнең тормышы һәм иҗаты белән таныштырган. Төркия югары уку йортларында укучы татар студентлары Җәлил шигырьләрен татар, рус, инглиз, гарәп телләрендә укып күрсәткәннәр.

Җыенда шагыйрә, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы, Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби бүләк иясе Рифә Рахман да катнашкан, ул үз шигырьләре белән таныштырып үткән.

Патриот шагыйрьне искә алу кичәсе Татарстанның Төркиядәге вәкаләтле вәкиллеге бинасында үткән. Бу турыда вәкил Айрат Гатауллин: “Муса Җәлилне искә алу чарасы студентлар тарафыннан оештырылды. Шәкертләребез бик актив, киләчәктә дә кызыклы кичәләр оештырып торырга ниятлиләр”, – диде.

Айрат Гатауллин хәзерге көндә Татарстан вәкиллегенең Истанбул губернаторлыгы тарафыннан үткәреләчәк Нәүрүз бәйрәменә әзерлек эшләре алып баруын белдерде. Апрель аенда Габдулла Тукайны искә алу кичәсе оештырылачагын әйтте.

Рушания Алтай

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*