tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ак мәчеттә ифтар ашы
Ак мәчеттә ифтар ашы

Ак мәчеттә ифтар ашы

Изге Рамазан аенда авыл җирлекләребездә ифтар мәҗлесләре уздыру күркәм гадәткә әверелде. Шушы көннәрдә безнең Әүлияләр мәчете (Ак мәчет) мөхтәсибәте дә ифтар ашы үткәрде. Бары тик хәләл ризыклардан әзерләнгән сый-нигъмәтле табын артында Яңа авыл очыннан якынча биш дистә кеше кунак булды. Өлкән яшьтәгеләр белән беррәттән, араларында яшьрәк авылдашларыбыз булуы аеруча сөендерде. Монысы инде соңгы берничә елда мәчеттә яшь мулла Булат хәзрәт Сәбитовның уңышлы эшчәнлек алып баруы белән бәйледер.

Авыз ачканнан соң, бирегә килүчеләр ахшам намазына басты, аны мөәзин Марат хәзрәт Рахматуллин башкарды. Булат хәзрәт эчтәлекле вәгазь укыды, Уразаның тән һәм җан өчен файдасы турында да сөйләде, котлау сүзләре, матур теләкләр дә ирештерде. “Рухы нык булып, сынауны намус белән үтәүчеләр ихтирамга һәм олы хөрмәткә лаек”, – диде хәзрәт.

Аннан Коръән укылды, барча мәрхүмнәр рухына дога кылынды, ә мәҗлес тәмамлануга, мөселманнар тәрәвих намазына ашыкты.

“Аллаһы Раббыбыз мәҗлесебезне мөбәрәк, хәерле итеп, тоткан уразаларыбызны кабул кылсын, киләчәктә дә шушындый чаралар оештырырга насыйп әйләсен”, – диде Булат хәзрәт һәм аш-су әзерләүдә, өстәлләр коруда актив катнашучыларга һәм ифтарга килүче Яңа авыл ягы халкына олы рәхмәтләрен җиткерде. Ә авыз ачу мәҗлесенең барлык чыгымнарын бу көнне Ак мәчет мөхтәсибәте үз өстенә алды.

Мәсүмә СӘБИТОВА
Иске Мочали

“Туган як” газетасы

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*