tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актаныш районына Милли Шура рәисе килде
Актаныш районына Милли Шура рәисе килде

Актаныш районына Милли Шура рәисе килде

Бүген, 4 сентябрьдә, Актаныш муниципаль районына ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эшлекле сәфәр кылды.

Эш сәфәренең программасы Актаныш районының Әнәк авылындагы “Түбән Кама электр челтәрләре” Актаныш РЭСында булу, Актаныш авылындагы “Гарәбә” ветераннар коллективы белән очрашуны үз эченә алды. Биредә ТАССРның 100 еллыгына багышланган истәлек билгеләре һәм “ТАССРның 100 еллыгы” билгесен куллануны раслаучы сертификатлар тапшырдылды.

Вице-премьер шулай ук  Актаныш районы үзәк хастаханәсендә булып, аның эшчәнлеге белән танышты, коллектив белән очрашты.

Искәртеп узыйк, Актаныш – легендар татар җырчысы, Татарстанның халык артисты, РСФСРның атказанган артисткасы Әлфия Авзалованың кече ватаны. Эшлекле сәфәр кысаларында Васил Шәйхразыев җырчының һәйкәленә чәчәкләр салу тантанасында катнашты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*