tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Башкортстан ягыннан Татарстанның яңа капкасы – мәчет ачылды
Актанышта Башкортстан ягыннан Татарстанның яңа капкасы – мәчет ачылды

Актанышта Башкортстан ягыннан Татарстанның яңа капкасы – мәчет ачылды

11 май көнне – Изге Рамазан аеның 6 нчы көнендә, Актаныш районында тантаналы рәвештә яңа мәчет ачылды. Аллаһ йорты Татарстанның Башкортстан ягыннан символик капкасы буларак кабул ителә, чөнки ул ике республиканың нәкъ чигендә урнашкан иң беренче мәчет.

Мәчетнең рәсми ачылышында мәртәбәле кунак  Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашты. Актанышта аны  район башлыгы Энгель Фәттахов һәм имам-мөхтәсиб Руслан хәзрәт Мортазин каршылады. Үзенең  сәламләү сүзендә Камил хәзрәт рамазан аеның фазыйләтләре турында сөйләде:

– Рамазан аенда барлык изге гамәлләр меңгә тапкырлана! Шуңа шушы мәчетнең дә нәкъ Рамазан аенда ачылуы безне сөендерә. 90-нчы елларда республикабызда бары тик 23 мәчет эшләгән. Бүген рәсми рәвештә 1500-дән артык мәчет бар. Статистика буенча алар республикада ике атна саен ачылып тора – Россиядә булмаган хәл! Пәйгамбәребез Мөхәммәд (салләллаһу галәйһи вә сәлләм) болай дигән: “Кем Рамазан аенда иман белән бергә Раббыбызның мәрхәмәтенә өмет иткән хәлдә ураза тотса, аны кыямда үткәрсә, тәравихларда катнашса, аның барча гөнаһлары гафу ителер”. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны, догаларыбызны, фитр сәдакаларыбызны кабул итсен, гает көннәрендә безгә яңа туган балалар шикелле очрашырга насыйп әйләсен!

aktanysh.tatarstan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*