tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта Энгель Фәттахов турында табышмак уйлап тапканнар: Кечкенә дә төш кенә
Актанышта Энгель Фәттахов турында табышмак уйлап тапканнар: Кечкенә дә төш кенә

Актанышта Энгель Фәттахов турында табышмак уйлап тапканнар: Кечкенә дә төш кенә

Актанышта узган мәдәният конференциясендә район башлыгы Энгель Фәттахов турында табышмак әйткәннәр: “кечкенә дә, төш кенә, үзе бии, үзе гармунда уйный”.  Бу хакта Актаныш районы башлыгының матбугат сәркатибе Ләйсән Тимерова хәбәр итте.

Районыбызда үткән мәдәният конференциясе рәсми еллык сөйләшү булса да, оештыручылар аны “хыяллар чынга аша торган әкияти дөнья булып” истә калдыруны максат итеп куйган. Мәдәният йорты каршындагы һәм фойедагы театраль тукталышлар, иҗади сәхифәләр аша мәдәният осталары еллык эшчәнлекләрен тәкъдим итте, диелә әлеге хәбәрдә.

“Мәгърифәтнең тирән коесы” дип исемләнгән иҗади сәхифәләр сәнгатькәрләрнең мобиль мәдәни парк төзүләре белән башланып киткән. Мәдәният хезмәткәрләре һәр җирлекнең казанышларын – данлыклы хезмәт кешеләрен, иҗат әһелләрен һәм җирлектәге мәдәни гаиләләрдә буыннар бәйләнешен чагылдырганнар. Район башлыгы Энгель Фәттаховны мобиль мәдәни паркның “баш архитекторы” итеп билгеләп, “мәдәни зонтик” тапшырганнар.

“Фойедагы галереяда “Мәгърифәтнең өч коесы”ннан спорт, сәхнә, китап “җен”нәре чыгып, мәдәният хезмәткәрләренең музасы булу өчен тарткалаша да башладылар. “Әкияти фантазияләр белән чынбарлык уңышлар кушылып, Актаныш мәдәнияте күз алдына мең төрле бизәлеше белән килеп тә басты”, диелгән әлеге хәбәрдә.

Иске Байсар мәдәният йорты “Гармун тартыш” Бөтенроссия гармуннар фестивале истәлекләрен, район драма коллективлары смотрында җиңгән Күҗәкә мәдәният йорты Әлмәндәр картны, Иске Сәфәр клубы “Кавказ тоткыны” киносы пресонажларын, Кәзкәй мәдәниосталары брендка әйләнгән үлән чәйләрен тәкъдим иткән. Иске Кормашлар халык авыз иҗатын “тел чүкү” формасында әкияти, “кечкенә дә, төш кенә, үзе бии, үзе гармунда уйный”, дип, район башлыгы Энгель Фәттахов турында табышмак әйтеп, “сөйдергән дә тел, биздергән дә тел”, дип, татар халкының тапкырлыгын күрсәткәннәр.

Мәдәният хезмәткәрләре Ш. Мәрҗани стенды янында татар галимен искә алып, район башлыгыннан “мәгърифәтнең өч коесы”н үстерүдә теләк-юллама да яздырган. Энгель Фәттахов: “Туган телебезне саклыйк, киләчәк буыннарга тапшырыйк!” – дип язган.

https://tatar-inform.tatar/news/2018/09/27/172366/

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*