tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Актанышта ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алдылар
Актанышта ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алдылар

Актанышта ТАССРның 100 еллыгы әләмен каршы алдылар

ТАССРның 100 еллыгы әләме 33  районда булып, 22 августта Актаныш җиренә килеп җитте. Аны, иң элек, «Батыр» универсаль спорт комплексында велосипедчылар каршы алды. Велосипедчылар Актаныш урамнары аша әләмне Җиңү паркына алып килде. Паркта актанышлылар ТАССРның 100 еллыгы әләмен Россия флагы белән каршы алды. Бу турыда Актаныш районы мәгълүмат үзәге хәбәр итә.

Актанышта бүген ике бәйрәм бергә туры килде. Россия флагы көне һәм быел Бөек Җиңүгә 65 ел тулу уңаеннан биредә тантаналы митинг булды, яуда ятып калган яугирләр истәлегенә Җиңү паркындагы Батыр солдат һәйкәленә, обелиск-мемориал такталарга чәчәкләр салынды.

ТАССРның 100 еллыгы әләмен тантаналы кабул итү район Советы бинасы каршында узды. Чарада катнашучыларны Актаныш район башлыгы Энгель Фәттахов сәламләде. Әләмгә Актаныш  районы флагы төшерелгән чигүле эмблема беркетте.

ТАССР Актаныштан Тукай районына юл алды. Россия Федерациясенең 8 төбәгендә булып, Татарстанның барлык 43 муниципаль берәмлегендә һәм ике шәһәр округында булганнан соң,  әләм Татарстан Милли музеена тапшырыла.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*