tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алабугада мөселманнар арасында VI республикакүләм спорт ярышлары узды
Алабугада мөселманнар арасында VI республикакүләм спорт ярышлары узды

Алабугада мөселманнар арасында VI республикакүләм спорт ярышлары узды

Татарстан мөселманнары яңадан Алабугада җыелды. Хлыстово авылында урнашкан спорт үзәгендә алтынчы тапкыр мөселман яшьләре арасында  мөхтәсибәт призларына спартакиада узды. Бәйгедә республиканың 10 районыннан 120 кеше катнашты.

Ярышларда катнашучыларны Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча  урынбасары  Равил хәзрәт  Зөфәров сәламләде. Чарада шулай ук  ТР мөселманнары Диния нәзарәте аппараты җитәкчесе Ирек Арсланов, Яр Чаллы имам-мөхтәсибе  Әлфәс хәзрәт Гайфуллин һәм  Теләче районы имам-мөхтәсибе  Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев катнаштылар.

Ел саен үткәрелә торган ярышлар 4 төр: гер күтәрү,  кул көрәше, командалар арасында мини-футбол  һәм  аркан тартышу буенча оештырылды. Шунысын билгеләп үтәргә кирәк: мондый  чараларның төп  максаты булып танышу, кардәшлек җепләрен ныгыту, мөселманнарны арасында үзара тәҗрибә уртаклашу тора. “Татарстанның күп кенә районнарында мондый очрашулар үткәрелеп тора, Алабуга мөселманнары башка районнарда оештырылган чараларда актив рәвештә катнашалар. Бу Татарстан мөселманнары арасында дуслык, яхшы мөнәсәбәтләр тудыру өчен яхшы форсат”, – дип билгеләп үтте үз чыгышында Алабуга районы имам-мөхтәсибе Хәлим хәзрәт Шәмсетдинов.

Барлык җиңүчеләргә Алабуга мөхтәсибәте исеменнән мактау грамоталары һәм бүләкләр тапшырылды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*