tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектында яңача Шүрәлене күрсәтәчәкләр
Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектында яңача Шүрәлене күрсәтәчәкләр

Илгиз Зәйниев белән Рөстәм Абязовның уртак проектында яңача Шүрәлене күрсәтәчәкләр

«Әкият» курчак театрында балет һәм курчак театры жанрларын берләштергән «Shurale: яңа фантазия» спектакленең репетицияләре бара.

«Shurale: яңа фантазия» спектакле – «Әкият» курчак театрының La Primavera камера оркестры белән уртак проекты. Премьера халыкара «Абязов-фестиваль»дә Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында тәкъдим ителәчәк.

Спектакльнең идея авторы — La Primavera камера оркестрының сәнгать җитәкчесе Рөстәм Абязов. Яңа куелыш өчен ул «Шүрәле» балетыннан сюитаны эшкәрткән. «Тамашачы курчаклар катнашында танылган музыканың өр-яңа укылышы белән танышачак. Бу спектакль безнең фестивальне бизәп торачак», — ди Рөстәм Абязов.

Яңа спектакльнең сценарий авторы һәм куючы режиссеры — «Әкият» Татар дәүләт курчак театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев. Хореограф — Сәлимә Әминова, рәссам — Сергей Рябинин.

Спектакльдә Курчак театры артистлары белән Камал театры актеры, Татарстанның халык артисты Илдус Габдрахманов һәм La Primavera камера оркестры катнаша.

«Shurale: яңа фантазия» спектакле Курчак театрының үз сәхнәсендә гыйнвар аенда булачак.

Рузилә Мөхәммәтова

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*