tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ВИДЕО: Мөхәрләмовлар гаиләсе “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнде

ВИДЕО: Мөхәрләмовлар гаиләсе “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләнде

Балтач районының Пыжмара авылында яшәүче Хәбир һәм Алсу Мөхәрләмовлар 15 бала тәрбияләп үстерә! Бу атнада Владимир Путин әлеге гаиләне “Ата-ана даны” ордены белән бүләкләү турындагы карарга кул куйды. Әлеге куркәм яңалык иртәгә билгеләп утеләчәк әниләр көне алдыннан килеп иреште.

Гаилә башлыгы – гап-гади тракторчы, әниләре фермада эшләгән. Балалары кайсы эшмәкәр, кайсы янгын сүндерүче, кайсы шәфкать туташы. Ни хикмәт, барысына да ата-ана назы җиткән, барысы да кеше булган. Балалар туган тел мохитендә тәрбияләнгән. 35 ел бергә гомер иткән парның гаилә сере нидә, аларга нәрсә терәк һәм ярдәмче булган? Бөтен илгә танылган Мөхәрләмовларның лаеклы орден алу шатлыгын Айгөл Бәдретдинова да уртаклашты.

Ара никадәр ерак булмасын, туган нигез кадерле. Бу юлы балалар әниләр көне белән котлау өчен генә түгел, ил башлыгыннан дәрәҗәле исем алу хөрмәтенә дә кайтканнар. Балтач районы Пыжмара авылында яшәүче Мөхәрләмовлар 15 бала үстерә! 9 малай, 6 кыз. Хәзер 6 килен, кияү, 10 онык та бар!

Яннарында хәзер 3 сабыйлары, калганнары – Казанда, инде үз гаиләләрен корып яшиләр. Берәм-берәм булса да кайтсалар – чын бәхет!

Бергә эш тә тизрәк бара. Гаилә үз традицияләрен саклый.Туган көннәр, яңа ел – бәйрәмнәр тагын да берләштерә. Бу гаиләдә – һәр баланы якын күреп, 15нә дә игътибар җиткерә алганнар.

Һәр баланың үз һөнәре: кайсы янгын сүндерүче, кайсы эшмәкәр, төзүче, тракторчы, шәфкать туташы. Кайсы әле студент, мәктәп укучысы. Аларны хезмәт сөючәнлек берләштерә. Әтиләре шулай өйрәткән.

Хезмәт кешене шәхес итә, ди гаилә башлыгы. Балаларны да шулай тәрбияли.

Хәбир Мөхәрләмов – атказанган механизатор, 38 ел тракторда-комбайнда, тормыш иптәше Алсу – “Ел хатын-кызы” Республика конкурсында җиңүче. Владимир Путинның аларга “Ата-ана даны” орденын тапшырасын белгәч, тагын да сөенәләр, һәр бүләк күңел җылысын саклый.

Олыларны кадерләү, бер-береңә ярдәмләшеп яшәү – тату гаиләнең сере шунда. Аларны пандемия дә аермый. 15 бала белән дә видеоэлемтә аша аралашып торалар.

Нинди генә фәлсәфи сорау бирсәң дә, гаилә башлыгы гади җавап таба белә. Мөхәрләмовларның фәлсәфәгә бирелергә, артык сузгә вакытлары юк. 15 баланы аякка бастыру өчен, һәрдаим хезмәттә булырга кирәк. Ә эш турында онытканнарның шундук исенә төшерәләр!

tnv.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*