tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Алинә Заһитова «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак
Алинә Заһитова «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак

Алинә Заһитова «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак

Фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы Алинә Заһитова Татьяна Навка җитәкләгән «Спящая красавица» боз тамашасында чыгыш ясаячак. Спектакльләр «Мегаспорт» аренасы бозында 2020 елның декабрь ахырында һәм киләсе елның гыйнвар башында күрсәтеләчәк.

«Кадерле дуслар, иң популяр сорауга җавап бирәбез. Әйе, Алинә Заһитова бу елда тамашада катнашачак. Сезнең күбегез бу яңалыкка бик шатланыр, дип ышанабыз! Сезне әкиятләребездә көтеп калабыз! Бу хакта Instagram челтәрендәге шоуның рәсми аккаунтында хәбәр ителә.

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*