tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мордовиянең Белозерье авылы мөселманнары алты гектар мәйданлы зиратны чистарткан
Мордовиянең Белозерье авылы мөселманнары алты гектар мәйданлы зиратны чистарткан

Мордовиянең Белозерье авылы мөселманнары алты гектар мәйданлы зиратны чистарткан

Мордовиянең Белозерье авылында мөселман оешмалары җитәкчеләре инициативасы белән мәчетләрдә һәм зиратта өмә уздырдылар. Бу хакта Мордовия Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенә сылтама белән Россияләр Мөфтиләр шурасының матбугат хезмәте хәбәр итте.

6 гектар мәйданлы зиратта ике ай дәвамында чүп үләннәрен җыештырганнар, каберлекләр өстендәге төрле агачларны, ботакларны чистартканнар. Аларның бер өлешен яндырганнар, ә утынга яраклыларын авылдагы мохтаҗларга биргәннәр. Барлыгы 30 машина чүп-чар түгелгән.

Зиратта өмәдә йөздә артык кеше катнашкан. Катнашучылар арасында мөселман оешмалары имамнары, рәисләре, активистлары һәм авыл халкы булган. 10 яшьтән 60 яшькә кадәрле кешеләр катнашкан. Берничә берәмлек техника җәлеп ителгән һәм төрле эш кораллы кулланылган.

Республикадагы татар авылларының күбесендә мондый өмәләр традицион рәвештә уза. Биредә яшәүчеләр ел саен мәчет территорияләрен һәм зиратларны җыештыра. Шул рәвешле алар үз ата-бабаларына, халкының гореф-гадәтләренә һәм йолаларына хөрмәт белдерә, үсеп килүче буынга үрнәк күрсәтә, диелә бу хәбәрдә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*