tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Алтын тавышка – алтын акчарлак” бәйгесе җиңүчеләре
“Алтын тавышка – алтын акчарлак” бәйгесе җиңүчеләре

“Алтын тавышка – алтын акчарлак” бәйгесе җиңүчеләре

Бүген без язылган  газет – журналларда иҗадый, кызыксынучан кешеләрне кызыктырырдай бәйгеләр еш игълан ителә. Мәсәлән, узган 2018 ел азагында «Акчарлак» нәшрият йорты, «Алтын тавышка – алтын акчарлак” дип исемләнгән бәйге игълан иткән иде. Бәйге өч этаптан торды. Бәйгенең 3 нче туры – Казан шәһәрендә Габдулла Кариев исемендәге театр бинасында, югары дәрәҗдә оештырылган зур концерт формасында узды.

Бәйгене оештыручылар: “Халык белән газета аша гына аралашу безне кәнәгатьләндерми башлагач, нинди яңалык кертергә була дип баш ватканда,  халыкка якынаюның төрле юлларын эзләдек. –диләр. Нәтиҗәдә 2015нче елды “Алтын тавышка – алтын акчарлак” конкурсы туа. Бугенге көндә инде машстаблар купкә киңәйгән, конкурсантлар артканнан арта баручы зур куләмдә үтүче конкурска әйләнгән.  Бәйгедә катнашу теләге белән 342 заявка бирелә, шулар арасыннан җюри составы 58 катнашучыны зона турына уздыра, алар Арча, Чаллы, Казан шәһәрләрендә булып уза. Соңгы тур – зур концертта исә 32 конкурсант чыгыш ясый, араларында   Теләче районы Олы Нырсы авылыннан Нурания Гыйльметдинова да бар. Бәйге шарты буенча катнашучылар арасыннан алтын акчарлак иясе, лауреатлар һәм дипломантлар  билгеләнелә.

Әлеге зур, бүгенге көндә мондый тамашалар турында әйтелергә яратканча “грандиоз” тамашага,  бәйге шартлары буенча, яше 40тан узган, гомере буе җыр белән яшәгән, кая гына булса да, ни генә эшләсә дә күңелендә җыр йөрткән кешеләр чакырыла. “Алар бер катлам, алар авылда үскән, алар инде нәрсәдер күргән, күпне үткән булырга тиешләр, шәһәрдә андыйлар үсми,  – ди бәйге оештыручылар.  Үзалдына  әнә шул катламны барлау, татарның моңын янәдән яңгырату максатын куеп алар моңа ирештеләр дияр идем мин. Монда төрле төбәкләрдән, Татарстанның шәһәр, районнарыннан, авылларыннан килгәннәр иде.

Сәхнәләребез татар моңына, зәвыклы  тамашачыга, милләтебезнең гүзәл үрнәкләренә сусап яшәгән бу кондә татарның йөзен күрсәткән, татарның моңын яңгыраткан әлеге бәйге чыннан да грандиоз сүзенә лаек. Катнашучылар танылган җырчылар түгел, ләкин алар кыйммәтле,  чөнки аларда халык моңы яши. Чыннан да нәрсә катлаулы шуны, халык җәүһәрләрен башкаралар алар бу концертта. Чын  җырчы – чын җыр җырлый, алар һәрберсе моны расладылар. Безнең Теләче районыннан бу бәйгедә өч турны да уңышлы узып, 1 нче дәрәҗә лауреат исеменә лаек дип  Гыйльметдинова Нурания   танылды.

Аның  башкарган җырында шундый сүзләр бар:
Безнең күңел нигә моңлы икән?
Безнең күңел ничә кыллы икән?
Җырның  ике генә юлын тыңлауга, нинди тирән мәгънә тоемлыйсың.

Халык җырлары  – татар кешесенең аталмаган психологлары,  күңел кылларын тирбәтүче моңнары булуына тагын бер кат  инанасың.
Гарасатта гына югалмыйча,
Кайгыларга гына уралмыйча,
Бәхет йөрсә иде юл ярып.

Алисә Дәүләтшина,
Теләче

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*