tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балтач районы “Ак калфак” оешмасы “Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман” темасына чара уздырды
Балтач районы “Ак калфак” оешмасы “Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман” темасына чара уздырды

Балтач районы “Ак калфак” оешмасы “Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман” темасына чара уздырды

Балтач районының “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы әгъзалары кунакчыл Куныр авыл җирлегенең Шода авылында кунакта булды.

Билгеле булганча, татар халкының бәйрәм-йола, гореф-гадәтләре, авыллар тарихы һәм яшәешен өйрәнүгә йөз тоткан оешманың күчмә утырышлары районнарда гына түгел, матур гадәт буенча хәзер авылларда да уза башлады.

Агымдагы елда шундый очрашуларның беренчесе Куныр авыл җирлегенең Шода авылында үтте. “Туган җирдә тамырланыйк, нәсел агачы сыман” дигән тема астында узган очрашуда якташларыбыз, нигездә, гореф-гадәтләрне торгызу, туган телне һәм төп нигезне саклап калу турында сөйләштеләр. Биредә милли традицияләрне саклау “Авылым бизәкләре” күргәзмәсе, “Кичке җыен” аша чагылыш тапты. “Сәйлән” ансамбле, ак яулыклы татар апаларының кунакларны каршы алулары бары соклану хисләре уятты.

Кайнап торган самавырлардан хуш исле җиләкле чәй белән мич коймагыннан авыз иткән чакта һәркем балачагына, төп нигезенә әнисе янына кайткандай булды. Үлән чәйләрен эчкәндә һәркем туган як болыннары буйлап атлады, балачак, яшьлек хатирәләренә бирелде. Бу кадәргесе туган нигезне кабат күңелләрдә яңарту һәм шул рәвешле тема ачылышына якын килүләре бары мактауга лаек.Чара барышында узган елгы эш планы тикшерелде һәм быелга башкарыласы эшләр барланды. Милли рух, үзаң, тел, мәдәният, гореф-гадәтләрне саклау, аны ядкәр итеп киләсе буынга тапшыру күпчелек очракта ана иңнәрендә. “Ак калфак” исә нәфис затны бу юнәлештән тайпылмаска әйдәүче оешма.

Исеме белән үк эчке һәм тышкы матурлыгы тәңгәлләшкән татар хатын-кызы образын тудырган «Ак калфак» нинди генә эшкә тотынса да, яклаучылар һәм ярдәмчеләр таба, менә шунысы куандыра, – диде Куныр авыл җирлегенең “Ак калфак” берләшмәсе җитәкчесе Фәйрүзә Зәкиева һәм чараны оештырырга ярдәм иткән җирлек җитәкчелегенә, мул табыннар әзерләп кунакларны каршы алган “Якты юл” җәмгыяте коллективына, авыл җирлегенең генә түгел, район күрке булган “Сәйлән” ансамбле кызларына, чарада катнашкан үзешчәннәргә олы рәхмәтләрен ирештерде.

Район бүлекчәсе вәкилләре Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты “Ак калфак” татар хатын-кызлар иҗтимагый оешмасының күчмә утырышларында да гел катнашалар, башка районнарга, төбәкләргә барып тәҗрибә уртаклашалар. Очрашуда чыгыш ясап, Зөлфирә Камалова туган телне саклауның ни дәрәҗәдә мөһим булуы турында сөйләде, мәктәпләрдә, балалар бакчаларында эшне активлаштырырга киңәш итте, дип хәбәр итә Балтач районының “Ак калфак” оешмасы.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*