tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чуашстанда татарларның нияте ТАТАР булып яшәү
Чуашстанда татарларның нияте ТАТАР булып яшәү

Чуашстанда татарларның нияте ТАТАР булып яшәү

Татар халкының үсеш стратегиясен төзү өчен Чуашстанның татар авыллары һәм шәһәрләрдә яшәүче милләттәшләребездә читтә кала алмый. Бүгенгесе көндә глобаль заманада  республикадагы авылларыбызда милли тормыш начарлардан түгел икәнне татар дөньясы бик яхшы белә, менә шәһәрләрдәге татар мохиты, илебезнең башка төбәкләреннән әллә ни аерылып тормый.  Бүгенге, иртәгә милләтебез ничек булыр, менә  шуларны уйлап, башны уйларга салырлык сүзләр бик күп. Татар тормышын ничек итеп барын саклап, заманча үзгәртеп корырга? Без кичекмәстән шул сорауга җавап табарга тиеш.

Урмай авылы җирлеге Комсомол районының 80 еллыгына үзенең конкурслы иҗати программасын бөтен район комиссиясенә тәкъдим итте.

Танылган татар авылы Урмай өчен горурлык хисләре генә кичерергә мөмкин. Меңгә якын хуҗалык, 3200  татар милләтеннән булган халыгы, 400гә якын гомуми белем бирү татар мәктәбе, өч мәчете, мәдәният йорты, “Урмай” кинозалы, “Ләйсән” балалар бакчасы, икенче балалар бакчасы төзелеп килә, тагын 110 балага  урын булачак. Урмай һәм Тукай авыллары бер җирлектә бик тату яшәп килә. Тукай авылында, 1700 татар милләтеннән булган халыгы, 330 балалы урта мәктәбе, мәдрәсә, мәчет эшләп килә. Әлеге җирлектә 100 процент татар халкы, әлегә тик татар телле, гореф-гадәтле, мәдәниятле булып яши. Конкурсның иҗади программасында 170 кеше бер сәхнәдә катнашып бик зур милли татар программасын күрсәтте, халкыбызның иҗатына, этнографиясенә нигезләнеп күргәзмә оештыра алды. Чыннанда бүген Урмай, Тукай, Шыгырдан, Чичкан, Кыр Бикшиге, Озын куак, Татар Согыты, Кармыш, Кызыл Чишмә, Балтай авыллары татар халкының милли стратегиясендә уңай яктан позитив һәм Русия Федерациясенең күп кенә авылларына уңай мисал булып әле озакка кала алачак. Сәбәбе, бу авылларда дин һәм гореф-гадәт ике канат бер тигез кагылып яши.

Республиканың Яңа Чабаксар шәһәрендә берничә дистә милләт бергә гомер кичерә. Башка халыклар арасында татар халкы саны  буенча  өченче урында.  Менә  Яңа Чабаксар хакимияте шәһәренең “Химиклар сарае” нда  милләтләр бәйрәмен уздырды. Бик зурдан кубып хөр итеп үткәрделәр, барысына да  рәхәт, барысыда шөкер итә. Бездә күпмилләтле көнкүрешкә дан җырлау бар инде ул, чыннанда Яңа Чабаксарда  төрле милләтләр шөкер, тыныч матур итеп яши. Әмма күп милләтләр динсез, гореф-гадәтсез глобаль замана мохитында яши. Әле ярый Яңа Чабаксарда 8 меңгә якын татар мәхәллә булып, шәһәрнең милли-мәдәни мөхтәриятенә якынлашып яши башлады. Мәчет төзелеп килә. Татарның җыелышып сөйләшәсе, вәгазь тыңлый торган урыны, татарча аралаша торган җире бар. Кызганычка каршы яшьләр арасында татар теленнән ераклашучылар аз түгел, менә аларның балалары татар телен бөтенләйгә белмәскә мөмкин. Димәк киләчәге урыс телле татарлар булып калу. Ни эшләргә? Шундый  милли хәл Чабаксар, Канаш, Шөмерле, Алатыр калаларында да.

Күреп торабыз, бүгенге көннәрдә татар дөньясында милләтебезнең милли стратегиясе буенча бик күп сүз алып барыла. Сүздән эшкә күчер вакыт җитте, стратегиянең нигезе  халкыбызның нияте ТАТАР милләте булып калу. Шуңа Чуашстан татарлары киләчәктә ТАТАР булып яшәргә риза, аның әлегә милли үзаңы бик көчле.

Фәрит Гыйбатдинов,
Чуашия татарлары
милли мәдәни автономиясе рәисе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*