enrutat
Баш бит / «Алтын туй»ларын каршылаган Гыйльметдиновлар: «Авырлык та, җиңеллек тә бер юлдан баралар, аларны күрә, кирәккәндә җиңә белергә генә кирәк»
«Алтын туй»ларын каршылаган Гыйльметдиновлар: «Авырлык та, җиңеллек тә бер юлдан баралар, аларны күрә, кирәккәндә җиңә белергә генә кирәк»

«Алтын туй»ларын каршылаган Гыйльметдиновлар: «Авырлык та, җиңеллек тә бер юлдан баралар, аларны күрә, кирәккәндә җиңә белергә генә кирәк»

«Хәлләрегез ничек?» – дип сорауга аларның: «Хәлләребез алтын», – дип җавап кайтаруына туган-тумачалары, якыннары, таныш-белешләре күнеккән инде. «Тормыш ул – баскыч». – Монысы да – Гүзәл апа белән Рәфыйк абый сүзләре. «Баскычтан акрын-акрын гына үрмәлисең дә яшәүнең мәгънәсенә төшенәсең».

Бергә яши башлауларына илле ел тулган бу көннәрдә алар мул сый-нигъмәтле табын янына – Коръән мәҗлесенә, әлбәттә, дөнья зәхмәте таләпләрен үтәп, туганнарын җыйган иде. «Нинди генә авырлыклар күрсәк тә, Ходай Тәгалә безгә һәрвакыт хәерхаһлы булды, куанычлы гомер бирде, – диде гаилә башлыгы. – Авырлык та, җиңеллек тә бер юлдан баралар, аларны күрә, кирәккәндә җиңә белергә генә кирәк».

Нурлат-Октябрь төбәгендә туып үскән Рәфыйк Җамалетдин улы гомерен авыл хуҗалыгы тармагын үстерүгә багышлады, Биектау районында райпо, хәзергечә әйтсәк, район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе, аннан колхозларда рәис булды. Бүген дә яраткан шөгыленнән аерылмый: крестьян-фермер хуҗалыгы аның карамагында. Буа районында канат чыгарган мөгаллим Шәрип кызы Гүзәл исәп-хисап өлкәсендә армый-талмый хезмәт итте. Танышу-кавышу тарихлары да кызык кына: Рәфыйкның бертуган апасы Хәлимә белән Гүзәл Казанның Бауман урамындагы «малосемейка»да яшәгән. Бары – бергә, югы – уртак. Хәлимә тырыш, уңган-булган, тәмле сүзле, чибәр Гүзәлне бик ошата, бу хакта әнисенә дә әйтә, озак та сузмастан Гүзәлне энесенә димли. «Мин бу гамәлемә гомер буе куанып яшәдем», – ди Хәлимә апа.

Гүзәл ягындагылар да шул ук фикердә. Олы абыйлары Солтан, энекәше Марс, сеңелләре Роза, Венера да туганнары Гүзәлнең уңганлыгы белән бергә, киң күңелле, юмарт булуына да басым ясыйлар.

Коръән мәҗлесенә бертуган академиклар Индус белән Энгель Таһировлар да килгән иде. Энгель – Ризак улы Алиевларның  кияве. Индус абый исә: «Алиевлар – зыялы, булдыклы нәсел, мин аларны бик хөрмәт итәм, – диде. – Энекәшнең шушы нәсел белән туганлашуы мине дә туганлык җепләре белән бәйләде.  «Бәхет нәрсә ул дип сорасалар, бәхет ул – киң төшенчә, әмма бу очракта туганнарның менә шулай җыелып утыруы, фикерләшүе, дияр идем. Ни аяныч, туганнарның бер-берсен аңламавын, санламавын да беләбез ич. Гомер бик кыска, йә кемгә хаҗәт андый тормыш?»

Энгель әфәнде Гыйльметдиновлар гаиләсенең һәркемгә, шул исәптән, аларга да үрнәк булуын ассызыклады, халкыбыздагы күркәм гадәт буенча аларны балдан авыз иттерде.

Рәфыйк әфәнде Гыйльметдинов эшчәнлеген фермер буларак дәвам итә дигән идек инде. Быел эшче кулларга кытлык үзен нык сиздергән, киләчәк кыл өстендә түгелме икән инде, дигән уйларга да этәргән. Менә шунда бабаларына оныклары ярдәм кулын суза. Быел югары уку йортын тәмамлаган Илфат, әле күптән түгел генә армия сафларыннан кайткан Булат, упкынга төшәргә юл куймый – эшкә алыналар, техника иярлиләр, көн-төн иген кырында. «Бу инде – ата-ана һәм безнең дә тәрбия, – дип куана ил агасы. – Кайвакытта тормышыгызның бер җире китек булса да, аптырамагыз, Ходай Тәгалә үзе әмәлен таба ул, дип әйтә торган иде әни. Бу очракта да менә шулай, дип беләм. Шөкер, игелекле балалар үстердек, кияү-киленнәребез бер дигән, хәзер менә оныклар шатландыра». Намазга басуым да Алланың кодрәте белән.

Биектау районының Ильино бистәсендә яшәүче Гүзәл һәм Рәфыйк Гыйльметдиновлар үткәннәргә борылып шөкер итә, киләчәккә матур өмет баглый. Адәм баласы иманын югалтмасын, нәфесен тыя белсен, туганнарына, янәшә тирәдәгеләргә мәрхәмәтле булсын дигән теләкләре үзләренең дә тормышларын ямьле, күркәм итә.

Габделбәр Ризванов

vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*