tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тел сагында торучыларны барладылар
Тел сагында торучыларны барладылар

Тел сагында торучыларны барладылар

Шушы көннәрдә Дәүләт Советында туган тел укыту­чы­ларының август конференциясе узды. Анда Удмуртиянең барлык районнары һәм шәһәрләреннән удмурт, татар һәм мари телләре укытучылары катнашты.
УР Дәүләт Советы Рәисе Владимир Невоструев, катнашучыларны сәламләп, Уд­муртиянең этнослар, мәдәниятләр һәм тел­ләрнең күптөрлелеге буенча уникаль төбәк булуын билгеләп үтте. «Бездә 130дан артык милләт вәкиле яши. Россия Федерациясе составында республикабыз милләтара мөнәсәбәтләрнең яхшы булуы белән аерылып тора. Халыклар арасындагы тату мөнәсәбәтләр булуы биредә милли сәясәт уйланылган, тот­рыклы икәнлеген күрсәтә. Аны тормышка ашыруга сез дә – туган тел укытучылары, һичшиксез, зур өлеш кертәсез. Сез үсеп килүче буынга халыкның мәдәни-әхлакый кыйммәтләрен тапшырасыз.

Дәүләт Советы депутатлары мәгариф өлкәсендәге мәсьәләләрне хәл итүдә актив катнаша. Шушы көннәрдә генә Президиум утырышында мәктәпләрнең яңа уку елына әзерлеге, укучыларның туклануын оештыру турында фикер алыштык. Без яшь белгечләргә ярдәм итү буенча законнарны даими камилләштерәбез. Узган елда шәһәр мәктәпләрендә эшләүче яшь педагоглар 40, 60 һәм 80 мең сум күләмендә бер тапкыр бирелә торган түләүләрне ала башлады. Бүгенге көндә мондый мөмкинлектән 220 яшь укытучы файдаланды. Ә авыл мәктәпләрендә бу программа инде берничә ел эшли һәм 570тән артык яшь белгеч, араларында туган тел укытучылары да бар, мөмкинлектән файдаланды», — дип билгеләп үтте Владимир Невоструев.
Дәүләт Думасында «Бердәм Россия» фракциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Андрей Исаев билгеләп үткәнчә, һәр халык теле белән үзенчәлекле. «Укытучылар — телне, халыкны, халыкның иң яхшы сыйфатларын, милли үзенчәлекләрен саклаучылар», — диде ул. Дәүләт Думасы депутаты 2018 елда, мәктәпләрдә туган телләрне укытуга кагылышлы федераль закон кабул иткәндә, җитди дис­куссия булуын искә төшерде.

«Закон җитди бәхәсләр һәм компромисс­лар нәтиҗәсендә кабул ителде. Чөнки инициатива кайбер республикаларда туган телләрне укыту буенча берничә процесс белән бәйле иде. Ул вакытта туган телне укытуны киметә яздык. Россия дәүләте мондый максат куймаган иде һәм куярга җыенмый. Шуңа күрә бәхәсләр нәтиҗәсендә дөрес юл сайланды, алга таба телләрне саклауга кагылышлы мөмкинлекләр тагын да яхшырыр һәм камилләшер. Дискуссия барышында без “Россиянең туган телгә ярдәм фонды” булдырылырга тиеш дигән тагын бер мөһим килешүгә ирештек. Бу идеяне Мәгариф ми­нистры хуплады, әмма аннары Хөкүмәт алышынды, коронавирус белән бәйле вакыйгалар дәвам итте һәм идея кире кагылды. Бүген Россия Федерациясе Конституциясенә төзәтмәләр кабул ителде. Көзге сессиядә Дәүләт Думасы 100гә якын закон кабул итәр дип уйлыйбыз. Бу законнарның берсе Россия халыкларының туган телләренә ярдәм итү турындагы закон булырга мөмкин. Удмуртия Дәүләт Советына әлеге законда чагылырга мөмкин тәкъдимнәрегезне юллый аласыз. Без аларны исәпкә алырга тырышачакбыз»,
Андрей Исаев.
.

Удмуртия Дәүләт Советының Фән, мәгариф, мәдәният, милли һәм яшьләр сәясәте, спорт буенча даими комиссиясе рәисе Татьяна Ишматова билгеләп үткәнчә, Удмуртиядә яшәү­че халыкларның мәдәнияте, гореф-гадәтләренә мәхәббәт тәрбияләүче педагог­ларны берләштерү бик мөһим.

«Быел без Удмуртия дәүләтчелегенең 100 еллыгын бәйрәм итәбез. Удмуртия Республикасы территориясендә яшәүче халыкларның күптөрлелегенә карамастан, без һәрвакыт тату яшибез, һәр халык үз туган телен һәм мәдәниятен саклап калсын, аларны үстерә алсын өчен шартлар тудырабыз. Россия Федерациясе Конституциясенә кабул ителгән төзәтмәләр дә дәүләт сәясәтенең халыкларның күптөрлелеген һәм телен, мәдәниятен саклауга юнәлтелүен раслый», — диде Татьяна Ишматова. Ул билгеләп үткәнчә, әлеге конференциянең максаты педагогларга ярдәм итү, уртак мәсьәләләрне хәл итүдә берләштерү, уңышлы тәҗрибә уртаклашудан гыйбарәт.
Конференциядә катнашучылар туган тел­ләрне укыту өлкәсендә актуаль мәсьәләләр, бурычлар һәм мөһим юнәлешләр турында фикер алыштылар.

Очрашуда туган телләрне саклауга үзлә­реннән зур өлеш кертүче укытучыларны, тәрбиячеләрне тәбрикләделәр. Алар арасында 107нче балалар бакчасы җитәкчесе Бриллиант Абдрахманова да бар иде. Дәүләт Советының Рәхмәт хаты белән бүләкләнүе белән котлыйбыз.
Укытучыларыбызга бу эштә сабырлык, зур уңышлар, көч-куәт телибез!

Элмира Нигъмәтҗан.

yanarysh.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*