tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Америкада яшәүче татарлар илдәге иң борынгы мәчетне торгызган
Америкада яшәүче татарлар илдәге иң борынгы мәчетне торгызган

Америкада яшәүче татарлар илдәге иң борынгы мәчетне торгызган

Америка Кушма Штатларындагы Нью-Йорк шәһәренең Бруклин районында яшәүче татарлар Америкадагы иң борынгы мәчетне кабат торгызган. Бу хакта YouTube платформасындагы «Нур» каналы хәбәр итә.

Powers St. 104 адресы буенча урнашкан бинада башта чиркәү булган. 1931 елда Америка мөселманнары оешмасы бинаны сатып ала һәм мәчет итә. Җирле матбугатта мәчет турындагы беренче хәбәрләр 1937 елга карый.

Хәзерге көндә илдәге иң борынгы мәчет яңартылган. Бинаны эчке ягын агач панель белән тышлыйлар, идән җәяләр һәм мөнбәр урнаштыралар. Су кертелгән һәм канализация үткәрелгән. Мәчетнең гөмбәзләре дә, манаралары да юк. Тышкы яктан аны аена карап танып була. Хәзер мәчет дини бәйрәм көннәрендә һәм дини гореф-гадәтләрне үтәү өчен ачыла.

Америка мөселманнары оешмасы 1907 елда барлыкка килә. Оешма Польша, Балтыйк буе илләреннән күченеп татарлар хисабына эшли башлый. Мәчеттә, намаз укудан кала, балалар һәм олыларга дәрес бирү дә оештырылган була. Мәчет Америкага яңа килеп төпләнгән мөселманнарга ярдәм итү эшләрен дә башкара.

Энҗе Габдуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*