tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анды–дус, инициативалы авыл
Анды–дус, инициативалы авыл

Анды–дус, инициативалы авыл

Корбан бәйрәменә туры китереп, Андыда аръяк каберлекләрнең 400 метрга тиң булган коймасын нигездән яңарттылар, яңа тимер капка ясап куйдылар. Флюра ханым Сафиуллина әйтмешли, Салех абыйга, аның уллары Ринат һәм Рамил Нәҗметдиновларга рәхмәт. Нәкъ алар шушы тәкъдим белән чыкканнар, бу изге эшнең башында торганнар, төп спонсорлар булганнар.

Рәис Шәфиуллин да бу игелекле гамәлгә зур өлеш керткән – 400 метр профильләр алып биргән. Җирле мәчет тә читтә калмаган – 70 мең сумлык ярдәм күрсәткән. Рафек хәзрәт билгеләп үткәнчә, шундый зур эш башкаруда бөтен авылдашлар, аеруча Заречная урамында яшәүчеләр актив катнашкан, хәленнән килгән кадәр ярдәм кулы сузган.

Йомгаклап әйткәндә, Анды-дус, инициативалы авыл һәм шуңа ачык дәлил булып аларның чираттагы күмәк хезмәт батырлыклары тора, ә моңа кадәр алар бергәләшеп җирле клуб бинасын саклап кала алдылар.

Бу хакта Түбән Новгородта чыгучы “Туган як” газетасы инстаграмда хәбәр итә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*