tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аңлашып яшәүгә ни җитә!
Аңлашып яшәүгә ни җитә!

Аңлашып яшәүгә ни җитә!

Инза шәhәрендә гомер кичерүче бәхетле пар Рәхим Каюм улы белән Рабия Нургали кызы Зибировлар үткән елда алтын туйларын билгеләп үткәннәр. Аларның ачык, киң күңелле, ягымлы hәм максатчан булуларына күпләр соклана.

Гаилә башлыгы Рәхим Каюм улы Дракино авылы мәктәбен тәмамлап, педагогия училищесына укырга керә. Кызыл дипломга ия егет югары белем алу нияте белән пединститутның физика-математика факультетына юл тота. Аннары аңа Красноярск крае, Инза hәм Днепропетровск шәhәрләре мәктәпләрендә укытучы булып эшләргә туры килә. Ә беренче саф мәхәббәтен, сөйгән ярын – Рабия Нургали кызын туган авылына җәйге ялга кайткач очрата. Улым, сиңа өйләнергә вакыт, яшең бара бит инде, күңелеңә якын кыз булса, гаилә корып җибәр, ди аңа әнисе. Һәм өч кызның исемнәрен атый. Беренче ике кәләшне егет ошатмый, ә менә Рабиягә шунда ук гашыйк була, бу кыз белән тормыш юлыннан гомер буе атларга мөмкин, дип уйлап куя ул. Бу вакытта вузда укып йөрүче студент кыз да тәртипле, акыллы егетне үз итә.

Якыннан танышып, дүрт көн аралашканнан соң, Зибировлар ЗАГСта никахларын рәсми рәвештә теркәтәләр. Сынаулар аша үтеп, авырлыкларны да, шатлыкларны да бергә кичереп, бер-беребезне күз карашыннан ук аңларга өйрәндек, ди алар, бәхетле елмаеп.

Рәхим Каюм улы белән Рабия Нургали кызы Инза шәhәренә кайтып урнашып, бөтен гомерләрен тырыш, фидакарь хезмәткә багышлыйлар. Гаилә башлыгы тимер юл мәктәбендә педагог булып эшли, ә тормыш иптәше экономист, сельхозводстройда баш бухгалтер вазыйфаларын башкара. Алар гомер буе аңлашып яшәп, дәвамнарында – улларында гаилә кыйммәтләренә, татар халкының милли hәм дини гореф-гадәтләренә, йолаларына, күркәм традицияләренә хөрмәт, олы мәхәббәт хисе тәрбиялиләр.

Аталы-уллы Зибировларның бөтен көчләрен hәм тырышлыкларын куеп, туган авыллары тарихын җентекләп, төптән өйрәнүләре, аны үз акчаларына китап итеп бастырып чыгарулары да соклану тудыра. Ә хәзер алар Шлемасс дип исемләнгән кечкенә генә татар авылының үткәнен барлау белән мәшгуль.

Күптән түгел генә Рәхим Каюм улы белән Рабия Нургали кызы Зибировларга «Мәхәббәт hәм тугрылык өчен» дип аталган медаль hәм Россия Федерациясендә Гаилә, мәхәббәт hәм тугрылык көнен уздыру буенча оештыру комитетының грамотасы тапшырылды.

emetul73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*