tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Анталия татарлары» Төркиянең Коркутели шәһәрендә татар мәдәнияте турында сөйләгән
«Анталия татарлары» Төркиянең Коркутели шәһәрендә татар мәдәнияте турында сөйләгән

«Анталия татарлары» Төркиянең Коркутели шәһәрендә татар мәдәнияте турында сөйләгән

«Анталия татарлары» иҗтимагый оешмасы Коркутели дип аталган Төркиянең борынгы шәһәренә сәяхәт кылган. Андагы җирле халыкны алар татар мәдәнияте белән дә таныштырган. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә оешма вәкиле Оксана Назарова сөйләде.

«Сәфәр барышында „Анталия татарлары“ иҗтимагый оешмасы Коркутели шәһәре администрациясе урынбасары Хәсән Байырга Татарстан Республикасын символлаштыручы истәлекле сувенирлар, шулай ук Казанның истәлекле урыннары төшерелгән буклетлар таратты», — диде ул.

Оксана Назарова сөйләвенчә, Коркутели — күпгасырлык тарихы булган шәһәр, анда борынгы мәчет, төрек мунчасы, таш йортлары, бистә һәм башка бик күп архитектура һәйкәлләре сакланган. «Шәһәр үзенең тарихи кыйммәте белән генә түгел, ә җиләк-җимеш бакчалары белән дә танылган. Сәяхәткә мөмкинлекләре чикле булган шәһәр халкы да кушылды», — диде ул.

«Экскурсия Коркутели шәһәре администрациясе тәкъдим иткән проект җитәкчесе Гөлсем Кабадайы тарафыннан оештырылган иде, ул күп еллар дәвамында мөмкинлекләре чикләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтә. Барлык чыгымнарны да алар каплады. Сәфәр кунаклары Коркутели шәһәре мэры Өмәр Ислек һәм аның урынбасары Хәсән Байырга рәхмәтен белдерде», — диде Оксана Назарова.

Зилә Мөбәрәкшина 

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*