tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Анталья шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узачак
Анталья шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узачак

Анталья шәһәрендә Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт узачак

Төркиянең Анталья шәһәрендәге Lemon park house паркында 12 сентябрь көнне Татарстан Республикасы көненә багышланган концерт көтелә. Концертта Татарстан җырчысы Лилия Хәйруллина катнашачак, дип хәбәр итте “Татар-информ”га “Анталья татарлары” иҗтимагый оешмасы вәкиле Оксана Назарова.

“Татарстан Республикасы көне, ягъни 30 август инде узса да, иң мөһиме – дата түгел, ә безнең мәдәниятне күрсәтү, республикабыз турында сөйләү дип уйладык”, – дип аңлатты Назарова.

Татарстан көненә багышланган концерт шәхси паркта булачак. “Аның хуҗасы төрек кешесе, безгә һәрвакыт теләктәшлек белдерә – шул ук паркта без Сабан туен да уздырдык”, – диде татар оешмасы җитәкчесе.

“Лилия Хәйруллина Антальяда ялда, ул безнең гозергә каршы килмәде. Бер сәгатьлек чыгышына түләү дә сорамады. “Әлбәттә, бушлай”, – диде. Мин хәтта аптырадым! Татар җырчыларының үз милләттәшләренә ихлас мәхәббәтенә сокланам. Җәй көне җырчы Нурзадә дә Антальяда чыгыш ясап, безне сөендергән иде”, – дип сөйләде Оксана Назарова.

Тамашачылар саны 200ләп булыр дип көтелә. Сабан туена бирегә бер меңнән артык кеше җыелган иде.
Бүгенге көндә Төркиянең Анталья шәһәрен үз эченә алган Анатолия регионында якынча 2000 татар кешесе яши дип исәпләнә.

Алсу Исмәгыйлева

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*