tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арча районы Иске Иябаш авылында мәчет төзелеше башланды
Арча районы Иске Иябаш авылында мәчет төзелеше башланды

Арча районы Иске Иябаш авылында мәчет төзелеше башланды

Кичә, 28нче июньдә, Арча районы Иске Иябаш авылы халкы өчен истәлекле вакыйга булды: бу көнне иртәнге 7:00дә мәчет төзелеше башланып китте. Әлеге тантанага биредә яшәүче җирле халык, авылга кайткан кунаклар, тирә-як авылларның имамнары – барлыгы иллегә якын кеше җыелды.

Шатлыклы мизгелләр белән уртаклашырга һәм мәчет төзелешен башлап җибәрергә үзенең хәер-фатыйхасын бирергә район имам-мөхтәсибе Әмир хәзрәт Миңнемуллин килде. Ул җыелган халыкны тәбрикләп, мәчет төзеләчәк урында беренче азан әйтте һәм нәфел намазы укыды, дога кылды. Шуннан соң экскаватор фундамент чокырын казый башлап, эшкә кереште.

Мәчетне авыл халкының һәм иганәчеләрнең матди ярдәме белән быелның көзенә төзеп бетерү ниятләнә. Хәзерге вакытта булачак мәчет янәшәсенә барлык кирәк-ярак төзелеш материаллары кайтартылган. Проект буенча мәчетнең гыйбадәт залы якынча 100 квадрат метрны тәшкил итәчәк һәм үзенә 70-100 кешене сыйдырачак. Шунысын әйтергә кирәк, әлеге мәчет районда 87нче булачак. Бүгенге көндә Арча районында җиде мәчет төзелеп килә, көзгә гыйбадәт йортларының саны 92 булыр дип көтелә.

Бүгенге көндә Арча районында 85 мәчет эшли.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*