tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада озын толымлы кыз сайлаячаклар
Арчада озын толымлы кыз сайлаячаклар

Арчада озын толымлы кыз сайлаячаклар

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, “Милли кадрлар әзерләү үзәге” һәм Арчаның Г.Тукай исемендәге педагогик колледжы Татарстан урта уку йортлары арасында “Озын толымлы татар кызы” конкурсын үткәрә.

Сайлап алу этабы 16- 30 апрельләрдә үтте. Йомгаклау 16 майда үткәрелергә тиеш.

Катнашучы кызлар үзләре белән матур итеп таныштырырга, милли ризык әзерләүдә, озын чәч үрүдә осталыгын күрсәтергә, Татарстан Республикасы тарихы, мәдәнияте буенча блиц-сораштыруны уңышлы үтәргә, милли кием төре презентациясен үткәрергә тиеш.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*