tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада V районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды
Арчада V районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды

Арчада V районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары узды

​Арчаның Г.Камал исемендәге Сикертән төп​ мәктәбендә РСФСР ның атказанган мәдәният хезмәткәре, Татарстанның халык язучысы, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, күпсанлы әсәрләр авторы – Мөхәммәт ​Мәһдиевнең 90 еллыгына​ багышланган V Районара Мөхәммәт Мәһдиев укулары булып узды.

Арча районы Мәгариф идарәсе җитәкчесе Рамил Мөхәмәдияров​ укучыларның иҗади сәләтләрен ачуда М.Мәһдиев укуларының зур этәргеч булуын​ билгеләп үтте. Татарстан фәннәр Академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов исә Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын тирәнтен өйрәнү аша укучыларда фәнни-тикшеренү күнекмәләре формалаштыруны максат итеп куйган фәнни-гамәли конференцияне республика дәрәҗәсенә чыгару кирәклеген ассызыклады.

Укучылар үз көчләрен «Мөхәммәт Мәһдиев – зур тормыш сынаулары узган бөек шәхес», ​ “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын​ туплаучы һәм җыючы​ галимнәр эшчәнлеге”, “Мөхәммәт Мәһдиев иҗаты​ язучылар әсәрләрендә” юнәлешләрендә сынады. “Шигърият бакчасында” юнәлешендә 5-11 класс укучылары Мөхәммәт Мәһдиев, аның кызы Гәүһәр Хәсәнова иҗатын үз шигырьләрендә чагылдырды. “Мөхәммәт Мәһдиев иҗатын мин ничек күзаллыйм?” юнәлешендә укытучылар түгәрәк өстәл артында үзләренең фәнни-гамәли эшләре, дәрес үрнәкләре, әдәби-музыкаль кичә эшкәртмәләре, һәм, иң мөһиме, Мөхәммәт агага бәйле истәлекләре белән уртаклаштылар.

magarif-uku.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*