tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада яңа мәчеткә ай куелды
Арчада яңа мәчеткә ай куелды

Арчада яңа мәчеткә ай куелды

Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: ”Кем Аллаһының ризалыгын өмет итеп мәчет корса, Аллаһы ул бәндәсенә шул мәчет мисалында җәннәттә йорт салып бирер”. Мөселман кешесе өчен мәчеткә кереп гыйбадәт кылу – зур сөенеч.

Арча районында 85 мәчетебез эшләп килә, менә 86 нчысы булып, Казанка авылындагысына тантаналы рәвештә ай кую булды. Шушы тантаналы мәҗлескә районыбызны олылап, Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, Татарстанның Көньяк төбәге казые Равил хәзрәт Зөфәров Татарстан мөселманнары диния назәрәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламен җиткерде, рәхмәт хатларын тапшырды һәм нәсыйхәттә булынды.

Шулай ук Арча муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкче урынбасары Мөхетдинов Рамил Рафис улы һәм Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов үзләренең җылы сүзләрен халыкка җиткерделәр. Мәчетне салдыручыларга, биредә барлык шартларны тудыручыларга, чисталык-пөхтәлекне саклаучыларга Аллаһының рәхмәте булсын!

Рәмзия Галләметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*