tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсының җиңүчеләре билгеле
«ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсының җиңүчеләре билгеле

«ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсының җиңүчеләре билгеле

Кариев театры «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсын быел беренче тапкыр уздыра. Төп максаты: заман драматургларын барлау, театрлар репертуарын яңа пьесалар белән баету. Конкурста рус, татар телләрендә язучы һәм элек бастырылмаган пьесалар тәкъдим итүче авторлар катнаша.

Конкурсның оештыру комитетына Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Белгород, Махачкала, Рязань, Киров, Төмән, Тольятти, Екатеринбург, Сочи, Калуга, Сарытау, Новосибирск, Луганск, Донецк, Самара, Өфә, Вологда, Нижневартовск, Оренбург, Краснодар өлкәсе, шулай ук Белоруссия, Финляндия, Германия һәм Румыниядәге 174 автордан 217 пьеса килгән.

Жюри составында: Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры Ренат Әюпов; әдәбият белгече, ТР Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов ис. Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире Әлфәт Закирҗанов; театр тәнкыйтьчесе, Г. Камал ис. Татар дәүләт Академия театрының әдәби бүлек мөдире Нияз Игъламов; театр тәнкыйтьчесе, журналист Оксана Кушляева (Санкт-Петербург); кино- һәм театр драматургы, драматренер Юлия Тупикина (Мәскәү); театр белгече, Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать институты укытучысы Гөлшат Фәттахова; әдәбият белгече, КФУ доценты Миләүшә Хәбетдинова.

«ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы җиңүчеләре:

1.Иң кечкенәләр өчен Asyltext (0 дән 6 яшькә кадәр) – «Миңа дус кирәк» / «Мне нужен друг». Галимҗан Гыйльманов (Казан)

2.Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Asyltext (7 дән 10 яшькә кадәр) – «Дикий джунгулс». Игорь Витренко (Рязань), Александр Тюжин (Оренбург)

3.Яшүсмерләр аудиториясе өчен Asyltext (11дән 15 яшькә кадәр) – «Девочка с головой волка». Алексей Житковский (Нижневартовск)

4.Яшьләр аудиториясе өчен Asyltext (16 дан һәм өлкәнрәкләр өчен) – «З.А.Б.Р.О.Ш.К.А.». Анна Донатова (Краснодарский край, ст. Григорьевская)

«ASYL» конкурсы җиңүчеләренең исемнәре 2019 елның 2 декабрендә 11.00 сәгатьтә ТР Мәдәният министрлыгының конференцияләр залында (4 кат) (Пушкин ур., 66/33 йорт) матбугат конференциясендә игълан ителәчәк.

Лауреатларның пьесалары театр сайтында урнаштырыла, аерым җыентык итеп басыла.

Бүләкләү тантанасы Кариев театрында пьесаларны уку форматында узачак. Моннан тыш, җиңүче пьесалар театрның «TAMGA» режиссерлык лабораториясендә катнашырга дәгъва кыла. Пьесаны сәхнәгә кую карары театр җитәкчелеге тарафыннан лаборатория нәтиҗәләре буенча кабул ителәчәк.

«ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы һәм Россия Федерациясе Театр әһелләре берлеге ярдәме белән Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры тарафыннан үткәрелә.

matbugat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*