tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Тукай районында әдәбият бәйрәмe
Тукай районында әдәбият бәйрәмe

Тукай районында әдәбият бәйрәмe

Ни кызганыч, туган Татарстаныбызда да татар әдәбияты бәйрәмнәрен шаулатып-гөрләтеп үткәрә торган районнар бик аз калды.

Гадәттәгечә, бөек Тукаебызның туган көннәрендә Арча төбәге уянып “туй” итә дә, Саҗидә Сөләйманованы искә алганда Әлмәт каласы шаулый, биш ел буена көз башында Мөслим районы милли әдәбият әһелләрен чакырып бәйрәм итә. Шуның белән вәссәлам дияр идек, икенче ел рәттән Тукай районы авылларында ду китереп әдәбият көннәрен үткәрәбез. Шундый шигъри-милли җанлы төбәккә әверелдергән өчен район башлыгы Фаил Камаевка рәхмәт тә, барча мәгариф һәм мәдәният хезмәткәрләре алдында баш иябез.

Быел да Тукай районы әдәби бәйрәмгә Казаннан 20 гә якын шагыйрь һәм әдипне чакырган иде, аларга Чаллы каласында яшәп иҗат итүче уннан артык каләмдәшебез дә кушылды. Хакимият әле узган елда ук әдипләрне авыллар һәм мәктәпләр буенча бүлеп, барча район күләмендә бәйрәм итүне гадәткә керткән иде. Быел да икешәр-өчәр әдип булып, ун авылга таралдык. Һәр төркемне җирле үзидарә башлыклары хезмәт машиналары белән каршы алган иде, без фәкыйрьләрегезне Мусабай Завод авыл җирлеге рәисе Фәридә Әгъләҗева Мусабай, Ташкичү, Кызыл Байрак авылларының тарихы һәм казанышлары белән таныштырып барды. Мусабай үзе Муса исемле бай тарафыннан агач яндырып, металл кою заводлары өчен күмер әзерләүче бер үзәк буларак ХIХ гасырда гына оештырылган бер ыстан булса да, тора-бара авыл рәвешендә тернәкләнеп киткән, ХХ гасырда авылдагы мәчетләр саны хәтта җиде булып исәпләнгән диләр. Ни үкенеч, барча шәһәр яны төбәкләре шикелле үк, Мусабай Завод, Ташкичү, аеруча Кызыл Байрак авыллары бүген күбесенчә Чаллы һәм Түбән Кама калаларында яшәүче якташларның дачаларына әйләнеп беткән инде. Шулай да, Мусабай Завод урта мәктәбендә бүген 64 бала белем ала, 40 ка якын сабый бакчага йөри, авыл китапханәсендә дә 7 меңнән артык китап исәпләнә әле. Иң сөенечлесе шул: Мусабай мәктәбендә укучы берничә бала төрле иҗат бәйгеләрендә катнашып, район гына түгел, ә барча Татарстан, хәтта Рәсәйкүләм үткәрелгән конкурсларда да җиңү яулаган икән.

Укытучылар һәм ата-аналар белән әңгәмә барышында шунысы ачыкланды: милләттәшләребезнең һәммәсе дә туган телебезнең язмышы, аңа үзәк оештырган һөҗүм өчен яна-көя. 1870 елларда патша Александр Икенче дә, махсус указлар чыгарып, татар мәдрәсәләрендә татарча гына белем бирүне чикләү, һәр мәдрәсәгә рус мөгаллимнәрен кертеп, укытуны рус теленә күчерү турында фәрманнар чыгарган бит. Шул вакытта губернада һәммә төбәк мәчетләре бердәм кубып, 120 дән артык мәдрәсәдә укытуны туктаткан, патша хакимияте ахырдан ул фәрманнан “һәрбер мулла рус телен белергә тиеш”, дигән таләп белән, хәвефләнеп чигенергә мәҗбүр булган. 150 елдан соң карагруһчыл хакимият янә һөҗүмгә ябырылды, ләкин Татарстанда инде газиз телебезне чикләүгә протест белдереп чыккан бер генә мәктәп яки укытучылар коллективы да табылмады. Бәлки, Чуашстанның Батыр районындагы Тукай авылы үрнәгенчә, мәчет каршында 6-7 яшьлек балаларга әлифбаны фәкать саф татар телендә генә “күз ачтыра” торган махсус мәдрәсә оештыру урынлыдыр?..

Мәктәпләрдә очрашулардан соң кунак­лар Яңа Бүләк авылында ачылган Илһам Шакиров музей-йортына тупланды. Илһам аганың исемен мәңгеләштерү өчен, әлеге ике катлы таш бина 2002 елда ук төзеп куелса да, аның бүгенге көнгә чаклы канатланып эшли алганы юк, өстәвенә түбәсе дә тишелеп, түзә алмастай хәлгә җиткән иде. Илһам аганы югалту ачысы җаннарын әрнеткән, ахры, быел менә түбәсен яңарту, ике катка таралган залларында башлангыч музей оештыру өчен җай тапканнар. Диварларга эленгән стендларда Илһам аганың 1951 елда төшкән беренче сурәтеннән башлап, үскән йортын, ул куйган тәүге һәм шуннан соңгы концерт афишаларын, ул аралашып яшәгән якыннарын, хәтта Финляндия президенты тарафыннан илбашыдай хөрмәт белән кабул ителгән гүзәл мизгелләрне, бөек җырчы яратып кабатлый торган цитаталарны, хәтта аның концерт костюмын да күреп ләззәтләндек. Үзе исән чагында ук формалашкан фикер һич какшамас: Илһам ага Шакиров – моң патшасы, аның янәшәсендәге мөнбәргә менеп басардай лаек җырчы һич тумаган әле.

Чит арбага утырган көе акыл сату безнең максат түгел, шулай да музей әсбапларын адәм сынының пропорцияләрен һич белмичә һәм скульптура дип бәяләнүгә лаек та булмаган “бүләк”ләрдән чистарту хәерлерәк…

Ә кичен безне быел гына өр-яңадан аякка бастырылган Новотроицк авыл мәдәният йорты кабат бергә җыйды. Шушы ук Тукай районының Күзкәй авылында туып-үскән шагыйрь Фәннур Сафинны искә алу кичәсе иде ул. Аны районга кунак булып килгән әдипләрнең күбесе күреп белә. Шуңа күрә сәхнәдә сөйләшүләр дә нигездә 44 яшендә арабыздан фаҗигале рәвештә китеп барган шагыйрь, Кызыл кирмән тарафыннан читкә тибелгән газиз телебез, милләтебезнең бердәмлеге турында барды. Әдәбият бәйрәменә кунак булып килгән әдип, Чаллы язучылар оешмасы җитәкчесе Факил Сафин, Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин, “Чаллы икмәге” сәүдә йортының генераль директоры Рафаэль Юнысов Тукай районының төрле әдәби бәйгеләрдә җиңү яулаган балаларына Мактау кәгазьләре һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.

Күңелебезне Тукай районы җирлегендә туган яңа бер сәхифә сөендерде. Район хакимияте Татарстан Язучылар берлеге белән бергә Фәннур Сафин исемендәге әдәби бүләк булдырган. Тукай районының Иштирәк һәм Теләнче Тамак авылларында туган Алмаз Хәмзин белән Рубис Зарипов аның беренче лауреатлары булып танылган. Бүләкне дә, әлбәттә ки, сәхнә түрендә район башлыгы Фаил Камаев белән берлек рәисе Данил Салихов тапшырды.

И.ВАХИТОВ

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*