enrutat
Баш бит / «ASYL»: «Татар драматурглары әсәрләрен куймаганга зарлана, үзләре конкурста катнашмый»
«ASYL»: «Татар драматурглары әсәрләрен куймаганга зарлана, үзләре конкурста катнашмый»

«ASYL»: «Татар драматурглары әсәрләрен куймаганга зарлана, үзләре конкурста катнашмый»

Дүрт ай дәвамында барган драматурглар конкурсына нәтиҗә ясалды. Балалар, яшүсмерләр һәм яшьләр аудиториясе өчен «ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсының җиңүчеләре билгеле булды. Конкурска барлыгы 217 эш тәкъдим ителгән. Тик, ни кызганыч, шуларның 16сы гына татар телендә булган.

“ASYL” бәйгесе – аноним рәвештә уздырылган конкурс. Текстлар махсус белгечкә килгән, әсәрләр номерлар ярдәмендә генә жюри әгъзалары кулына эләккән. Жюри ахырга кадәр кайсы текст кемнеке икәнен белмәгән. Шуңа да катнашучыларның текстларына гына бәя бирелгән.

Конкурсның исеме дә тикмәгә генә тумаган. Башта “ASYL” исеме икенче вариант буларак калдырылган булган. Театр директоры, үзенең кызының исеме Асылъяр булганга, әлеге исемне күрергә теләмәгән. Тик соңыннан әлеге исем, кыска, русча да, татарча да бер төрле яңгыраганга, мәгънәсе дә “чын” дигәнне аңлатканга, сайлап алынган.

Гүзәл Сәгыйтова, Г. Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театры директоры:

 Без бүген битлекләр киеп яшибез кебек, уйныйбыз сыман. Ә менә ихласлык һәм асыл әйберләр бүгенге көндә бик кыйммәткә ия. Шуңа күрә иҗатта да, авторларда ихласлык булсын иде. Балалар белән сөйләшкәндә, ихлас булмасаң, алар моны шунда ук сизеп, тоеп алачаклар. Балалар – ул бөтенләй икенче аудитория.

Әлеге бәйгедә яшүсмерләр дә катнашкан. Шундый ике кыз бәйгенең шорт-исемлегенә эләккән һәм 15 000 сум күләмендә акчалата премиягә лаек булган: Фаина Савенкова (Луганск халык республикасы, Луганск) «Ёжик надежды» әсәрен тәкъдим иткән, Оксана Василенко (Вологда) «Время истекло» пьесасын җибәргән.

Конкурсның төп максаты изге: заман драматургларын барлау, театрлар репертуарын яңа пьесалар белән баету. Шунысы да бар: бәйгедә рус, татар телләрендә язучы һәм элек бастырылмаган пьесалар язган авторлар катнашкан. Нәтиҗәдә, жюри әгъзалары Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Пермь, Белгород, Махачкала, Рязань, Киров, Төмән, Тольятти, Екатеринбург, Сочи, Калуга, Сарытау, Новосибирск, Луганск, Донецк, Самара, Уфа, Вологда, Нижневартовск, Ырынбур, Краснодар өлкәсе, шулай ук Белоруссия, Финляндия, Германия һәм Румыниядәге 174 автордан 217 пьеса алган.

Әлфәт Закирҗанов, жюри әгъзасы, Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият белеме бүлеге мөдире:

– Безгә тәкъдим ителгән әсәрләр бик күп иде. Без аларны яшьләрнең үзләренә туры килү, яңалык алып килүгә тикшердек. Уңышлы әсәрләр яшьләрне кызыксындыра, бүгенге яшүсмерләр белән диалогка керә ала. Шулай ук кайбер авторлар сәхнәне тоя белә. Тик, җитешсез якларына килгәндә, кайбер әсәрләрдә бала үзе түгел, ә автор үзе сөйли, шулай ук акыл сату, вәгазь сөйләүгә кайтып калу очрый – ышандыру җитми, таныш сюжет кабатлана, яңа заман технологияләрен куллану турында сүз йөртелми. Моннан тыш, мәктәп тормышының җанлы күренешләрен тасвирлаган әсәрләр җитми.

Драматургия конкурсына кечкенә кеше, тормыш юлында үзен эзләгән кешегә багышланган әсәрләр шактый булган. Барлык авторлар да игелек кылучы яки явызлык белән тулы кеше турында сүз алып бара. Яхшылык белән яманлык каршылыгы – төп темаларның берсе. Жюри әгъзаларына “игезәк-пьеса”лар белән очрашырга, башка драматургларга охшатып язылган әсәрләрне дә күрергә туры килгән. Шул сәбәпле, кайберләре диагональ буенча гына укылган. Җиңүчеләр шактый булса да, әлегә Кариев театрының баш режиссеры Ренат Әюпов кайсы пьесага алынасын төгәл генә әйтә алмый. Гомумән алганда, театр өчен мәгънәле пьеса эзләү җиңел түгел, бу театр да андыйларны бөртекләп җыя.

Конкурска тәкъдим ителгән 16 татарча текстның 7се шорт-исемлеккә эләккән, 2се җиңүче булган. Татарча пьесаларның барысы да рус теленә тәрҗемә ителгән. Бу эштә КФУ белгечләре бушлай ярдәм иткән. Татарча текстлар арасында төрлеләре булган: гадәти, дөньяны танып белү темаларына багышланганнары да, Сөембикә-ханбикә, Шүрәле образлары хакындагылары да. “Җиңүчеләр арасында Галимҗан Гыйльмановның булуы мине аеруча шатландырды. Аңа шалтыратып, моның турында хәбәр иткәч, ул шаккатты”, – ди Гүзәл Сәгыйтова.

Ренат Әюпов, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Габдулла Кариев исемендәге Казан Татар дәүләт яшь тамашачы театрының баш режиссеры:

– Шунысы гаҗәп: практик-режиссер буларак, миңа күп кенә яшь, олы буын авторлары, драматурглар татарча пьесаларны куймавыма зарлана. “Нигә безне куймыйсыз?”, “Татарларны яратмыйсыз” дигән агрессив фикерләр дә булды. Шундый мөмкинлек туды, көрәшергә мәйдан, “ASYL” конкурсы барлыкка килде. Шунда татар авторлары көрәшергә, үзләренең пьесаларын күпләп тәкъдим итәргә тиеш иде. Ни кызганыч, инертлы халәт күзәтелде. Татар драматурглары, авторлары әйтүгә караганда, язып, шушы конкурста катнашса, ул зур борылыш булыр иде. Мин, киресенчә, татар авторларын яратам. Киләсе бәйгедә татар авторларының күпләп катнашуын көтәр идем. Шунда сайларга мөмкинлек булачак. Болай зарланып кына утырып булмый.

Әлеге бәйгедә катнашыр өчен махсус рәвештә 4 ай биргәннәр. “ASYL”га сценарий, Яңа ел шоу-программалары, инсценировкалар түгел, ә оригиналь текстлар кабул ителгән. Киләсе елда шушы конкурс дәвамында драматургларны укыту процессы да булырга мөмкин.

«ASYL» I Бөтенроссия драматургия конкурсы җиңүчеләре:

1. Иң кечкенәләр өчен Asyltext (0 дән 6 яшькә кадәр) – «Миңа дус кирәк» / «Мне нужен друг».

Галимҗан Гыйльманов (Казан) (70 мең күләмендә акчалата премия)

2. Кече яшьтәге мәктәп балалары өчен Asyltext (7 дән 10 яшькә кадәр) – «Дикий джунгулс».

Игорь Витренко (Рязань), Александр Тюжин (Ырынбур) (70 мең күләмендә акчалата премия)

3. Яшүсмерләр аудиториясе өчен Asyltext (11дән 15 яшькә кадәр) – «Девочка с головой волка».

Алексей Житковский (Нижневартовск) (70 мең күләмендә акчалата премия)

4. Яшьләр аудиториясе өчен Asyltext (16 дан һәм өлкәнрәкләр өчен) – «З.А.Б.Р.О.Ш.К.А.».

Анна Донатова (Краснодар крае, ст. Григорьевская) (70 мең күләмендә акчалата премия)

Жюри әгъзаларының махсус бүләге:

«Луняша». Татьяна Ласкина (Төмән) (30 мең күләмендә акчалата премия)

«Акбүре». Гузәл Тарханова (Казан) (30 мең күләмендә акчалата премия)

«Устали звезды говорить о Боге, и девушки играли в волейбол». Аглая Юрьева (Санкт-Петербург) (30 мең күләмендә акчалата премия)

«Ёжик надежды». Фаина Савенкова (ЛНР, Луганск) (15 мең күләмендә акчалата премия)

«Время истекло». Оксана Василенко (Вологда) (15 мең күләмендә акчалата премия)

yalkyn.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*