tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Жюри “Татар рухы һәм каләм” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләде
Жюри “Татар рухы һәм каләм” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләде

Жюри “Татар рухы һәм каләм” бәйгесенең җиңүчеләрен билгеләде

Бүген “Татар рухы һәм каләм” IX Бөтенроссия журналистлары һәм массакүләм мәгълүмат чаралары бәйгесенең жюри әгъзалары, килгән хезмәтләргә нәтиҗә ясап, җиңүчеләрне билгеләде. Жюри рәисе, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының беренче урынбасары Данис Шакиров белдергәнчә, быел журналистлар конкурста аеруча актив катнашты. Барлыгы 102 эш. Татарстан район һәм шәһәрләреннән тыш, Россиянең 10 төбәгеннән дә эшләр кабул ителде. Бу — Башкортстан, Удмуртия, Марий Эл Республикаларыннан, Омск, Төмән, Түбән Новгород, Киров, Свердловск өлкәләре, Краснодар һәм Пермь крайлары.

Конкурс түбәндәге номинацияләрдә үткәрелде:
• “Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы”;
• “Милли проблемаларга багышланган иң яхшы аналитик эшләр циклы”;
• “Теле барның — иле бар”. Татар телен өйрәнүгә, саклап калуга һәм үстерүгә багышланган иң яхшы эшләр циклы;
• Татарстан Республикасы дәүләт телләре турында законнар үтәлешен актив яктырткан өчен махсус номинация.

Иң күп эшләр “Массакүләм мәгълүмат чараларында татар халкының тормышына һәм эшчәнлегенә багышланган иң яхшы эшләр циклы” номинациясенә килгән. Жюри барлык материалларны да җентекләп карап чыкканнан соң, бүген чираттагы утырышта җиңүчеләрне сайлап алды. Шулай ук конкурска җибәрелгән эшләрдәге кайбер җитешсезлекләр хакында да үз фикерләрен җиткерделәр.

  • Конкурс эшләре арасында тарихи шәхес, татар дөньясындагы теге яисә бу вакыйга, гореф-гадәтләргә  зур игътибар ителә. Ә менә яшьләрне кызыксындыручы, гаилә, тәрбия  мәсьәләләренә кагылышлы материаллар бик аз;
  • Район газеталарында бастырылучы мәкаләләр арасында уртача язылганнары, тема тулысынча ачылып бетмәгән, түбән сыйфатлылары бар;
  • Бер үк материалны төрле номинациягә юллаган очраклар күзәтелә;
  • “Аналитик эшләр” номинациясенә репортаж стилендәге материалларны җибәргәннәр;

Шул ук вакытта конкурс эшләре арасында бик саллы, теманы тулысынча ачкан, проблема чыгарылган мәкаләләр, радио-телетапшырулар да аз түгел. Жюри алар арасыннан җиңүчеләрне сайлап алганчы, шактый фикер алышты. “Татар рухы һәм каләм” бәйгесендә җиңүчеләр исемнәре әлегә сер булып саклана. Алар 6 нчы декабрь көнне бүләкләү тантанасында гына игълан ителәчәк. Чара Бөтенроссия татар журналистлары форумы кысаларында узачак.

Энҗе Шәйхетдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*