enrutat
Баш бит / Асылыбызга кайтабыз: “Ак калфак”ның яңарган чагы
Асылыбызга кайтабыз: “Ак калфак”ның яңарган чагы

Асылыбызга кайтабыз: “Ак калфак”ның яңарган чагы

Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисованың узган атнада Азнакайга “Чатыр Тау җыены”на килүеннән файдаланып, район башлангыч оешмасы активистлары аның белән очрашу үткәрде. Бу җылы күрешү “Түгәрәк өстәл” артында сөйләшү рәвешендә барып, ике якта да яхшы кичерешләр, онытылмас тәэсирләр калдырды. Әлеге эчкерсез аралашуда яңгыраган кайбер фикерләрне, газета укучыларыбыз, сезнең игътибарга да тәкъдим итәбез.

Кадрия Идрисова:

–Бүгенге көндә 43 районда, шәһәрләрдә “Ак калфак” иҗтимагый оешмалары эшләп килә. Бу хәрәкәт бөтен дөнья булып җәелде. Яңарышлар чорында яшибез. Без, татар хатын-кызлары милли киемнәрне, гореф-гадәтләрне, ата-бабаларыбызның балаларны тәрбияләү ысулларын, гаилә кыйммәтләрен кире кайтару, асылыбызга кайтуда бар тырышлыгыбызны салырга тиешбез. Миллилелек кием-салымнан башлана – горурланып киеп йөрерлек, буй-сынны бизәп торырлык кием өлгеләрен кире кайтару хыял гына булып калмасын иде. Бу нәүбәттән инде күп районнарда боз кузгалды, эшләр бара. Мода үзгәрә ул, ә милли нәкышләр кала, алар сакланырга тиеш. “Яшь әни” мәктәпләре оештырып, аларда нарасыйларны имезүнең нинди зур әһәмияткә булуын яшьләргә сеңдерик, аларны биләүдән үк, ана сөте белән үк тәрбияли башларга өйрәтик. Ир-атның абруе да хатын-кыз кулында, әбиләребезнең сабырлыгы, зирәклеге, яшәеше шулай ук олы үрнәк…

Эльвира Галиева, “Ак калфак” татар хатын-кызларының Азнакай иҗтимагый оешмасы рәисе:

–Оешма советы 20 әгъзадан тора. Алар арасында татар теле белгечләре, юристлар, мәдәният хезмәткәрләре, каләм ияләре, өлкәннәребез, гомумән, тормышыбызның төрле өлкә вәкилләре бар. Сүз дә юк, олы, җитди эшкә тотындык. Максатларыбыз киңкырлы: балалар бакчаларында тәрбияне бишек җырларыннан башлау, ЗАГС каршында “Яшь әти-әниләр мәктәбе” ачу, “Яучы” клубы оештыру, чит төбәкләрдә яшәүче татар хатын-кызлары оешмалары белән элемтәләр урнаштыру, кул эшләре түгәрәкләре ачу, милли киемнәребезне яңарту… хәер, барсын да санап та бетермәле түгел. Хатын-кыз – яшәеш тоткасы, тормыш мәгънәсе, гүзәллек алиһәсе, шулай булгач, аңа бик күп бурычлар йөкләнә.

Зенфира Мөхәммәдъярова, район хатын-кызлар советы рәисе:

–Район җитәкчелеге иҗтимагый оешмалар эшчәнлегенә зур әһәмият бирә. Әле шушы көннәрдә генә барлык оешмалар җитәкчеләре катнашында җитди сөйләшү үткәрелеп, анда эшләр барышы, проблемалар, бергәләп хәл итәсе мәсьәләләр яктыртылды, бурычлар билгеләнде. Район хатын-кызлар советы да иҗтимагый тормышта үз ролен бик күп максатларда күрә. Бүгенге көндә авыл җирлекләрендә генә дә 10 меңнән артык гүзәл зат вәкилләре яши, район халкыныү 52 процентын алар тәшкил итә. Күрәсез, без бик зур көч.

Гүзәлия Закирова, Сәпәй авылы хатын-кызлар советы рәисе:

–Авылда бүген хатын-кызлар өчен эш урыннары юк. Шуңа яшь гаиләләр дә төпләнеп калмый. Нәфис затлар арасында эчүчелекнең җәелүе борчый.

Рүзилә Зарипова, Урсай авылы ветераннар советы рәисе:

–15 ел авылның хатын-кызлар советын җитәкләдем. Авылдагы һәр гаиләнең яшәү рәвеше, тормышы уч төбендәге кебек, берни дә яшерә алмыйсың. Аларны ныклы, тату итүдә әби-бабайларыбыз гореф-гадәтләрен яңарту кирәк. Кияүгә чыкмаган кызлар, буйдак егетләр күп Аларны очраштыру, кавыштыру буенча эш башлап җибәрсәк тә яхшы булыр.

Зөлхия Миңнеханова, Бөтендөнья татар конгрессы әгъзасы:

– Тәрбия гаиләдән, нәкъ менә әни кешедән башлана. Ана телендә сөйләшә белү, гореф-гадәтләрне өйрәнеп үсү турыдан-туры без, әниләрдән тора. Мәдәният йорты каршындагы “Тылсым” студиясенә килгән 21 баланың берсе дә юньле-рәтле татарча белми иде, хәзер барсы да авыз тутырып, рәхәтләнеп үз, ана телендә сөйләшә.

Фәридә Шәйдуллина, Буралы авылының “Ак калфак” оешмасы рәисе:

– Авылның “Сердәш” ансамбленә 13 “әби” йөрибез. Матур итеп милли күлмәкләр тектердек, шаулатып каз өмәләре, “Чәкчәк бәйрәмнәре” үткәрәбез, ветераннарыбызны туган көннәре белән өйләренә барып, җырлар белән котлыйбыз. Әнә шулай милли йолаларны торгызып, иң элек үзебез үрнәк күрсәтеп, актив яшик!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*