enrutat
Баш бит / Асылыбызга кайтабыз: азнакайлылар әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребезне саклыйлар
Асылыбызга кайтабыз: азнакайлылар әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребезне саклыйлар

Асылыбызга кайтабыз: азнакайлылар әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребезне саклыйлар

Ай әле бик еракта идек без… 

 Бу атнада Азнакайга  (Татарстан) Бөтендөнья татар хатын-кызларының “Ак калфак” иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Кадрия Идрисова килеп китте. Ул райондагы оешма эшчәнлеге белән танышып, күп кенә чараларда катнашырга өлгерде. Аны  Азнакайның “Ак калфак” җитәкчесе Эльвира Галиева, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Дамир Гыйләҗев, районның хатын-кызлар оешмасы җитәкчесе Земфира Мөхәммәдъярова озата йөрделәр.

Әйе, әле бик еракта идек без, әби-бабайлардан килгән гореф-гадәтләребездән, телебездән, гасырлар буе сакланган асылыбыздан ерагаеп бара идек… Башкала белән дә аралар ерагайган иде. Хуш, инде аң да уяна, Кадрия Идрисова кебек милли җанлылар да ике араны көннән-көн якынайта бара. Әнә бит, әле быел гына нигез салынган “Ак калфак” оешмабыз да инде үзенең матур эшләре белән сөендерә.

Көз бит ул чебешләрне санар чак, муллык чоры, каз өмәләре дә гөрләгән бәрәкәтле фасыл. Мәллә елгасы буенда урнашкан Чубар Абдул халкы аларны гомер буе үрчетә. Әлфирә һәм  Фәрит Вахитовлар ихатасында казлар быел бигрәк уңган. Алар йортын танырлык түгел, өмә генә түгел, зур бәйрәм баруы капка бизәлешеннән, өйдән агылган җыр-моңнан, борынны кытыклаган бәлеш исеннән үк сизелә. Каз йолкуның да үз тәртибе бар. Канат өлешен генә дә әллә ничәгә бүләсе: йомшак мамыгы – мендәргә, урта кул каурыйны да шуңа йолкыйсы, берише – таба майларга, ә инде иң очы себерү өченгә әйбәт. Актанышта туган авыл кызы Кадрия Идрисова да түзмәде, өмәчеләргә кушылды. Яшьләрне канат бәйләргә дә өйрәтеп алды. Эх, яшь чаклар, кая гына шулай тиз югала икән? Олыраклар әнә шулай яшьлекләрен искә төшереп, шул чорларны сагынып куйдылар. Аларның сынаулы карашы астында каз йолкып бераз талчыксалар да, гармун уйнап кергән егетләрнең шаян җырлары кыз-кыркынны дәррәү күтәрде.  Әй китте ике арада җыр аша төрттерешү… Җырлап арыгач, Мәллә буена каз юарга киттеләр. Теләк тели-тели сукмакның чит-читенә каурыйлар сибелде: киләсе елга казлар тагын да ишлерәк уңсын!

Бу мәлдә мичтә бәлеш өлгерде, табада каз  маенда тәбикмәк чыжлады. Өстәл сый-нигъмәткә тулды…

Халкыбыз  борын-борыннан каз өмәләрен әнә шулай матур бәйрәм кебек иткән, аңа мәгънә салган, кыз-кыркынның уңганлыгын да сынау булган ул. Йолабызның районыбыз авылларында әнә шулай кабаттан яңаруына күңел сөенә. Башкала кунагы ассызыклаганча, өмәләр белән бергә борынгы җырларыбыз, гадәтләребез дә  яңара.

Яңару дигәннән, кай ягын гына алсак та, тырыш бит ул безнең халык. Милли нәкышләрдән гаҗәеп оста файдаланып, аларга курчаклар    аша  җан иңдергән, моны табыш чыганагына әверелдергән Галина Геркны гына алыйк. Эшләнмәләрен тагын да төрләндереп, ул түбәтәйләр, калфаклар да иҗат итә башлаган. Кадрия ханым элеккеге килүендә дә эшләрен бик хуплаган иде, бу юлы чигүле калфаклар аны тагын да әсир итте. Аның  белән килгән Балтачның “Ак калфак” һәм хатын-кызлар оешмасы җитәкчеләре дә соклануын яшермәде: “Азнакайлылар зыялы, уңган халык, дип гел мактап торасыз, безне дә алып барыгыз әле, дигәч, Кадрия Рәесовна үзе белән ияртте. Килдек, күрдек менә һәм… шаккаттык. Ул кул осталары иҗаты дисеңме, телебез, гореф-гадәтләрне кайтарудагы, мәдәниятебезне яңартудагы эшчәнлегегез… Ак көнләшү белән китәбез”. “Азнакай киемнәре” фабрикасы уңганнарының чигүле сөлгеләр, өй кирәк-яракларын да алар бик ошатты.

Шәһәребезнең әле быелгы уку елында гына ачылган 1 нче мәктәбендә кунакларны чәкчәк белән сыйлап каршы алдылар. Гомумән, биредә татар аш-суларына кадер-хөрмәт булуы һәрдаим сизелеп торды. Җиденче сыйныф кызларының хезмәт дәресендә токмач кисәргә өйрәнгән чагына туры килделәр. Кадрия ханым да осталыгын күрсәтеп алды, аның нечкә, тигез итеп киселгән токмачларын кызлар тотып-тотып карады. Мәктәптә укучылар Әниләр көненә әзерләнеп тә мәш килә. Аларның татарча җыр-биюләрен кунаклар да карап, алкышларсыз калмады.

Бишек җырының сабыйлар күңеленә сары май булып ятуын, аларны изрәтеп йоклатуын, гаҗәеп тәрбияви йогынтысын шәһәребезнең 6нчы балалар бакчасында үз тәҗрибәләреннән беләләр. Бүген моны Бөтендөнья  “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе дә күреп, күңеленә салып китте. Азнакай тәҗрибәсе тиздән чит төбәкләрдә дә чагылыш алыр, Кадрия ханымның тел төбендә шул сизелде. Скрипка көе астында агылган шундый да назлы җыр астында йоклаган нәниләрнең бәхете генә булсын да, тәүфыйкълы булып үссеннәр!

10нчы балалар бакчасында янә татар аш-сулары белән шаккатырдылар. Биредә балаларны кечкенәдән татар җыр-биюләренә, ана телендә сөйләшергә өйрәтеп, милли аңлы итеп тәрбияләргә тырышалар. Әйе, Кадрия Идрисованың сүзләре белән тулысынча килешәсең:

–Җиткерәсе килгән фикерләреңне, теләкләреңне балага кечкенәдән, 5 яшькә кадәр сеңдерергә кирәк. Аннары соң булырга мөмкин. Нәкъ менә шул чорда биргән тәрбия гомер буена истә калырлык булып аңга сеңә.

Халыкны социаль яклау бүлегендә “Замандаш” клубының 70-80 яшьлек әбиләре кич утыру җырлары, чигүле сөлгеләре, камыр ашлары белән шаккатырса, районның иҗтимагый оешмалар советында кунаклар белән сүз халкыбызның гореф-гадәтләрен яңарту, балаларга ана телен укыту, рухи-әхлакый тәрбия бирү мәсьәләләре хакында барды.

Борын-борыннан хатын-кызга гаиләнең учагын сүндерми саклау, ирне ир итеп яшәү, тәфыйкълы балалар тәрбияләү бурычы йөкләнгән. Әлеге гореф-гадәтләрне юкка чыгармыйча, бәхетле татар гаиләләренең санын арттыруны максат итеп куйган “Ак калфак” хатын-кызлар җәмгыяте бу көнне үзенең “Пар канатлар” клубын да ачты. Ул гаилә корырга әзерләнүче яшь парлар өчен үзенә күрә тормыш мәктәбе булачак. ЗАГС бүлеге каршында эшлиячәк клубны аны озак еллар җитәкләгән, хәзер лаеклы ялда булган Лена Гыймаева җитәкли. Беренче дәрестә үк яшьләргә Гаилә Кодексы кануннары, ир белән хатынның хокук-бурычлары, ислам диненең гаилә тормышындагы роле, балаларга мәгънәле исемнәр кушу, сәламәтлекне саклау, бер-береңә игътибарлы булу турында аңлатылды, бик күп файдалы киңәшләр бирелде.

Бу көнне җәмгыятьнең “Димчеләр клубы” да шау-гөр килеп торды. “Әйдә, кавышабыз!” кичәсендә бер егеткә 4 кәләш тәкъдим ителде. Әмма Вахитов егете Рөстәмне матур сүз, елмаюлы караш, бай бирнә белән генә алдап булмый иде шул, ул Мәсгут кызы Ләйләнең итәгатьлелеген, бай рухи дөньясын беренче мизгелләрдә үк “күреп”, тоемлап алды. Димчеләр таныштырган егет белән кыз район башлыгының бүләгенә дә ия булдылар – шимбә көнне кичен алар ресторанда бер-берләре белән якыннанрак танышып, романтик кич үткәрәчәк.

Азнакайның “Ак калфак” ханым-туташларына бүләк иткән кебек чигүле ак калфаклар белән район башлыгы Марсель Шәйдуллин кунакларны да сөендерде. Аның белән очрашуда Кадрия Рәес кызы районның Эльвира Галиева җитәкләгән “Ак калфак” эшчәнлегенә зур бәя бирде һәм татар хатын-кызлары җәмгыяте төзүдә башлап йөргән, ел дәвамында үткәрелгән чараларда катнашып, ярдәмен күрсәтеп торган өчен Марсель Зөфәр улына бик рәхмәтле булуын җиткерде. Әйе, янәшәбездә әнә шундый алдынгы карашлы, милләт рухлы, игътибарлы, зыялы җитәкчеләр һәм терәк-таяныч булырдай ир-егетләребез булганда гына без үзебезне нәфис, гүзәл зат итеп тоябыз.

Лиза Нурлыева

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*