tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Ауропа татарлары альянсы” халыкара ассоциациясенең 3-нче корылтае башлана
“Ауропа татарлары альянсы” халыкара ассоциациясенең 3-нче корылтае башлана

“Ауропа татарлары альянсы” халыкара ассоциациясенең 3-нче корылтае башлана

2019 елның 11-13 октябрендә Австриянең Вена шәһәрендә Ауропа берлегенә кергән илләрдә яшәүче татарларның «Ауропа татарлары альянсы» халыкара ассоциациясенең 3 нче корылтае узачак.

Бу съезд Европаның 16 иленнән татар диаспоралары вәкилләрен җыячак. Чара чит илләрдә яшәүче ватандашлар тормышында уникаль вакыйга булып тора.

Съездда оешманың дүрт еллык эш нәтиҗәләре турында фикер алышачаклар. Ватандашларны берләштерү, милли мәдәниятне, телне саклау һәм Татарстан Республикасы белән ныклы элемтәләрне ныгыту бурычлары билгеләнәчәк.

Съездга Татарстан Республикасыннан Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары, РФ Тышкы эшләр министрлыгының чит илләрдә ватандашлар белән эшләү департаменты директоры, Россотрудничество җитәкчесе, Россия Федерациясенең Австриядәге Илчесе, Татарстан Республикасы Президенты Аппараты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы рәисе, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе чакырылган.

Съезд «бердәмлектә-киләчәк!» шигаре астында узачак.

Белешмә өчен:

“Ауропа татарлары Альянсы» халыкара ассоциациясен Европаның 15 иленнән 27 татар гамәлгә куйды. Альянс составында башта 17 оешма булган.

Хәзерге вакытта ассоциация составында Европаның 14 иленнән 27 оешма бар.

Альянс идарәсенең киңәйтелгән утырышларында, конференцияләрдә, фестивальләрдә Европаның 17 иленнән татар оешмалары җитәкчеләре һәм активистлары катнаша.

Съездда Швеция, Болгария, Италиядән яңа 3 оешманы кабул итү планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*