tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Авылда мәчет төзиләр
Авылда мәчет төзиләр

Авылда мәчет төзиләр

Төмән өлкәсендәге Вагай районының ерак сазлыклар арасында урнашкан Биек авылында күп балалы Ариповлар гаиләсе яши. Авылга кунакка килгән саен, бу гаиләнең эшчәнлегенә, тормышны яхшы якка үзгәртер өчен тырышуларына карап, чын күңелдән сокланам. Шуңа алар турында газетага язарга булдым.

Мәдинә Зиннәтулла кызы белән Тельман Арип улы Ариповлар 5 бала – Фәрит, Әйтмөхәммәт, Абу-Умар, Мөслимә, Аишәне тәрбияләп, 22 ел пар канат булып, бәхетле гомер итәләр. Алар ислам дине кануннарына таянып яшиләр, һәр иртә алар йортында намаз белән башлана. Тельман Арип улының махсус дини белеме булмаса да, балачагыннан ул үз теләге белән Коръән укырга өйрәнгән, ә хатыны һәм балалары аның бу эшендә теләктәшлек белдереп, ярдәм итәләр.

Авылда эш булмау сәбәпле, гаиләгә бер еллык керем ясар өчен алар көзен мүк җиләге җыялар, кышкы айларда балык тоталар. Менә шулай итеп алар Фәритне Төмән нефть һәм газ колледжында түләп укыттылар. Фәрит быел укуын уңышлы гына тәмамлап, диплом алды. Эшчән, тырыш хуҗа яңа, матур йорт төзеп чыкты. Хәзер зур хуҗалык тотып яшиләр.

Биек авылында беркайчан да мәчет булмаган. Тельман Арип улы балачактан туган авылын мәчетле итәсе килгән. Ниһаять, бүгенге көндә уллары Фәрит, Әйтмөхәммәт белән бергә үзлектән мәчет сала башладылар. Бу изге эшләрендә аларга Ходай үзе ярдәм бирсен иде. Нәкъ менә Тельман Арип улы һәм аның гаиләсе кебек максатчан, хезмәт сөючән, киң күңелле кешеләр хөрмәткә лаеклы дип уйлыйм.

Людмила ИСМАТУЛЛИНА, Төмән шәһәре.
(Рәүфә КАНГАЗИНА тәрҗемәсе).

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*