tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады
Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады

Татар яшьләре өчен яңа радио эшли башлады

Татар яшьләре өчен URBANTATAR дип аталган радио эшли башлады. Бу хакта проектның җитәкчесе Гүзәл Әхмәтгәрәева хәбәр итте.

«Безнең радиода бары тик альтернатив татар музыкасы: рэп, фолк, рок, этно, электрон жанрлар яңгыраячак. Тамашачыбыз — татар яшьләре. Тест рәвешендә интернет-радионы ясап җибәрдек. Көндез бу хакта Инстаграмда афиша да элдек», — дип сөйләде Гүзәл Әхмәтгәрәева.

URBANTATAR радиосын тыңлар өчен urban.tatar сайтына керергә кирәк.

«Әлегә радиобыз сайтта гына эшли, якын арада кушымта да чыгарырга ниятлибез», — диде Гүзәл.

Ләйсән Рәхмәтуллина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*