tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Айдар Фәсхетдинов — чын лидер
Айдар Фәсхетдинов — чын лидер

Айдар Фәсхетдинов — чын лидер

Димитровградтагы «Юность» балаларны сәламәтләндерү лагеренда
«Ел укучысы-2020» төбәкара конкурсының региональ этабы узды.
Анда Чардаклы районы Колмаер урта мәктәбенең 10 класс укучысы Айдар Фәсхетдинов «Тамашачы мәхәббәте» призына лаек булып, конкурсның  «Мин — лидер!» номинациясендә җиңүче итеп танылды.

Конкурста өлкә районнары мәктәпләрендә белем алучы 24 укучы катнашты. Алар дүрт көн дәвамында үзләренең осталыкларын, иҗади hәм интеллектуаль сәләтләрен күрсәттеләр.

Мәктәптә бары тик яхшы билгеләргә генә укучы Айдар жюри игътибарына үзенең портфолиосы белән «визитка»сын, «Сугышның гаилә хроникасы» дип исемләнгән тикшеренү эшен, «Кайда тудың, шунда кирәк булдың» дип аталучы күргәзмәсен, район командасы белән берлектә татар халкының никах йоласын, «Уңыш формуласы»н ачыклауга багышланган мастер-классын hәм шулай ук «Мин — лидер!» исемле видеоязмасын искиткеч матур hәм оста итеп тәкъдим итте.

Айдар Фәсхетдинов, беренче өч призлы урын алучылар исемлегенә кермәсә дә, «Тамашачы мәхәббәте» призына ия булып, өлкә конкурсының «Мин — лидер!» бәйгесендә җиңүче исеменә лаек табылды. Миңа hәрьяклап ярдәм иткән, булышлык күрсәткән ышанычлы дусларыма, фикердәшләремә — Ярослав Мальцев, Сабина Әюпова, Илдар Кадермәтов белән Юлия Тимербулатовага олы рәхмәт сүзләремне юллыйм, ди Айдар.

emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*