tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли
“Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли

“Азан” радиосы “Аллаһының 99 исеме” тапшыруын әзерли

Диния Нәзарәтенең “Азан” радиосында “Аллаһының 99 исеме” дип аталган яңа тапшырулар циклы яздыру башланды. Сәхифә “Татмедиа” акционерлык җәмгыятенең  радиотапшырулар җитәкчесе Алмаз Миргаязов тавышы белән яңгыраячак.

Һәрбер чыгарылышта тыңлаучылар игътибарына Аллаһы Тәгаләнең исеменә Коръәннән конкрет шушы исем кергән аятьләр һәм аларның тәфсире тәкъдим ителәчәк. Коръән аятьләренең гарәпчәсе Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин укылышында бирелә.

Моннан тыш, “Хозур ТВ” беренче мөселман телеканалы өлкәннәр һәм балалар өчен гыйбрәтле мультфильмнар өстендә эш алып баруны дәвам итә. Телевидение мөхәрриятендә татар телендә “Йосыф дөньясы”н яздыру бара: мультфильм геройларына телеканал мөхәррире Алсу Газтдинова, актерлар Рәшид Вәлиуллин һәм Эдуард Никитин тавыш “бүләк итте”.

Хәзерге вакытта “Йосыф дөньясы” мультипликацион фильмының 23 сериясен рус телендә “Хозур ТВ”ның “Ютуб”тагы рәсми каналында карарга мөмкин.

dumrt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*