tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайда яңа мәчетләр төзелде
Азнакайда яңа мәчетләр төзелде

Азнакайда яңа мәчетләр төзелде

Азнакайның Җиңү бистәсендә яңа мәчет ачылды. Райондагы 45 нче мәчетне ачу тантанасына Казаннан, Әлмәттән, Азнакайдан һәм башка җирләрдән килгән күп сандагы кунаклар катнашты.

– Авылыбызда мәчет юк иде. Өлкән яшьтәгеләр күп, яшьләр дә хәзер намазга баса, шуңа күрә мәчет кирәк. Ул бистәбезгә нур сибеп, изгелеккә өндәп торыр. Мәчет төзелешенә зур өлеш керткән Илдар Володкинга, авылдашларга, район җитәкчеләренә зур рәхмәтемне белдерәм, – ди Вахитов авыл җирлеге башлыгы Мирсәяф Мөкъсинов. Бу хакта Татарстан мөфтияте сайты хәбәр итте.

азнакай мэчет1Җомга көнне 27 июньдә Азнакайның Илбәк авылында тагын бер иман йорты ачылды. Бу тантанада Бөтендөнья татар конгрессы каршындагы “Ак калфак” татар хатын-кызлары оешмасы рәисе Кадрия Идрисова да катнашты.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*