tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Азнакайның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан сөйләшүгә җыелды
Азнакайның “Ак калфак”  татар хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан сөйләшүгә җыелды

Азнакайның “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасы Яңа ел алдыннан сөйләшүгә җыелды

Яңа ел алдыннан мондый очрашулар уздыру матур гадәткә керде. Оешманың яңа җитәкчесе Элфинур Хәйретдинова быел кызларын “Ак Чишмә” ашханәсенә җыйды. Ул оешманың бүгенге көн сулышы белән таныштырды, киләчәккә планнарны җиткерде, эшчәнлекне тагын да нәтиҗәлерәк итүдә башкаларның да тәкъдим-фикерләрен җиткерүен сорады.

Сый табыны артында барган эчкерсез сөйләшүдә хатын-кызларыбыз үзләрен борчыган проблемаларны яктыртты, фикерләре белән уртаклаштылар. Юбилярлар, активистлар тәбрикләнде, Яңа ел белән котлап һәркем үзенең изге теләкләрен җиткерде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*