tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бланманжегыз әзерме?
Бланманжегыз әзерме?

Бланманжегыз әзерме?

Яңа ел алдыннан Кукмара “ак калфак”лылары безне кунакка чакырып көтелмәгән бүләк ясады  – бланманже ризыгы әзерләү буенча мастер-класс күрсәтелде. Әмма аңарчы…

Гаилә эчендә саклыйк

Утырыш башында сүз Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты тарафыннан ана телебез – татар теле турында таратылган белдерү турында барды. Анда Россия Федерациясе Конституциясенең 3 пункты китерелә. Болай диелгән: “Россия Федерациясе үз халыкларына туган телен сакларга, аны өйрәнергә һәм үстерергә хаклы булуларын гарантияли”.   Кукмара “Ак калфак” җитәкчесе Зөмәрә ханым Җиһаншина Казаннан килгән хатны укып чыкты,  фикер алыштык.

–       Телебезне иң беренче чиратта гаилә эчендә саклыйк, – дип белдерде Зөмәрә ханым һәм      тел саклауда халкыбызда гасырлар буе килгән матур гореф-гадәтләрнең урыны зур булуына басым ясады. Бу уңайдан танышының балачак истәлекләренә кайтып, авылга кунакка кайтканда ничек итеп кеше белән исәнләшергә өйрәткәннәрен сөйләде. Әбисе, авыл урамыннан барган чакта капка төпләрендә утыручыларга исемнәре белән эндәшеп, хәл белешергә кирәк ди торган була. Ул әбисе кушканча әйтергә тырышса да, бик барып чыкмагандыр, кат-кат әйттерткәнлеген хәтерли.

Тел белүдә чит илләргә чыгып китеп яшәүче татарлар да үрнәк булып тора. Бабалары Кукмара районы чыгышлы, башта Кытайда, хәзерге көндә Австралиядә яшәүче Сафия ханым Вәлиева моңа үрнәк. Әсәнбаш, Арпаяз авылларына Америкада яшәүче бер татар кешесе дә күптән түгел кайтып киткән. Ул да татарча әйбәт сөйләшә икән. Хатыны американлы, әмма татар халык ашларын яратып әзерли ди. Американлының ерак бабалары туган авылын Әсән дип әйткәнне истә тотып, нәсел тамырларын эзләп йөреше.

 

Чыңгыз чыңы

 

Алга таба сүз 2018 елда Кукмара районында дөнья күләм танылган язучы Чыңгыз Айтматовның 90 еллык юбилее уңаеннан әзерләнә торган шактый зур чаралар турында барды. Юбилей мероприятиеләре киләчәк елның гыйнвар аеннан алып ел әйләнә  инде планлаштырылган. Шулар арасында Чыңгыз Айтматов исемен йөртүче беренче номерлы гимназиядә апрель аенда үтәчәк VI Бөтенроссия педагогик укулар да бар. Август аенда әлеге гимназия каршында данлыклы язучы бюсты да ачылачак. Вятка Аланы ягында да Чыңгыз Айтматовның әнисе Нәгыймә нәселенә караган татарлар яши.  “Дуслык” битләрендә бу турыда язмалар да басылды инде. Укучыларыбыз белән янә дә бу темага кайтырбыз әле. Мәктәпләрдә дә җирле материалларга таянып Чыңгыз Айтматов иҗаты һәм гомер юлы белән кызыксыну артыр дип ышанам.

 

Нәсел җебе

 

Очрашуда Иске Пенәгәр авылында “Ак калфак” күчмә утырышында катнашкан Рәсимә ханым Минһаҗева да бар иде. Иске Пенәгәргә ул Халисә әбисе нәселе эзенә төшү мөмкинлеге эзләп килде. Ул көнне аның белән иркенләп сөйләшергә вакыт тыгыз булды, бу юлы исә ул үз тарихын сөйләп бирә алды.

–       Мин Зур Кукмара авылында туып-үстем. Әбием Фатихабану (1987 елгы) дүрт кыз, дүрт ир бала үсәләр. Сеңлесе Халисәне Иске Пенәгәргә кияүгә бирәләр. Кечкенә чагымда әбием Фатихабануны, ул сукыр да, чукрак та иде, шул сеңлесе янына алып барганым исемдә. Халисә әбинең өйләре зур, якты, бакчалары кояшлы дип истә калган. Бакчаларында кура җиләге белән сыйландык. Аның улы читтә, шулай туры килде, без барган көнне кайтырга тиеш иде. Чыннан да ул без барында гаиләсе белән кайтып керде. Кара чәчле, матур абый дип хәтерлим. Гомерләр үтте, шул Халисә әбинең язмышын беләсем килде. Аның турында соңрак каядыр читкә чыгып киткәнлеген генә беләм. Әллә Омски, әллә  Томски якларына.

Күчмә утырыш көнне Зиятдин хәзрәткә үз гозеремне җиткердем. Хәзрәт мәчеттәге олы яшьтәге апалардан кайсы Халисә апа икән дип сорашты да, авылның архивлардан алдырылган 1925 елгы хуҗалык исәбен алу турындагы язмаларны ачып, ун  минут эчендә Халисә әбиебезнең нәсел җебен тапты.

 

Десерт

 

Бланманжега килгәндә, исеме французча булса да, татар аны элек әзерләгән. Галиәсгар Камалның “Банкрот” спектаклен караганнарның исендәдер, “шома” сәүдәгәр хатыны, “Беттек! Беттек! Харап булдык! Хараплар гына булдык! Кунаклар килер вакыт җиткән, ә безнең әле бламанжиебыз да әзер түгел!” дип чәбәләнә.

“Банкрот”  драматургның иң күп сәхнәләштерелгән әсәредер. Беренче тапкыр аны 1911 елда Габдулла Кариев тамашачыга тәкъдим итә. Данлыклы “Сәяр” труппасы тарафыннан куелган бу әсәр татар дөньясына бәреп керә һәм ул вакытлардагыча әйтсәң “ бик табигый вә көлкеле күрсәтелмеш”ле “Банкрот” спектакле театр яраткан татар авылларының һәрберсендә уйналган булыр.

Бланманже, әлбәттә, заманча яшәргә омтылган хәлле татарлар ашы булган. Бүген исә аны затлы сый итеп өстәлләрдә еш күреррегә була. Бланманже рецепты белән Рафилә ханым Фәттахова бүлеште.

–       Үзем өчен иң кулай дип бланманжены каймактан ясауны таптым, – диде ул. – 800 грамм каймак алабыз, 1 стакан шикәр комы, чеметеп лимон кислотасы. 1 стакан кайнатып суытылган суга 30 грамм тиз эри  торган желатин  салып бүртерәбез дә, кайнатып чыгармый гына җылытабыз. Аерым тәм керсен өчен сметанага катырылган җир яки каен җиләге салып, шикәр комы, лимон кислотасы һәм әзерләгән желатинны салып блендер белән күпертәбез һәм савытларга салып суыткычка куябыз. Кичтән ясасаң иртәнгә желе формасындагы тәмле әйбер әзер була.

Рафилә ханым бланманжены ясап та күрсәтте, алдан әзерләп килгәне белән сыйлаңды да. Рафилә ханым әйткәннәргә өстәп, желатин урынына агар-агар дигән үсемлектән ясаган куерткычны кулланырга була дип әйтәсем килә. Җиләк урынына блендердан соң кисәкле ананас салырга да була. Гомумән, фантазиягә бай кешеләр өчен бланманже яраткан ризык булачак. Кунакларны сыйлаганда берничә йөз ел элек Франциядә барлыкка килеп, узган гасыр башында хәлле татарлар да ясый башлаган бу искиткеч тәмле ризыкның тарихын сөйләргә онытмагыз. Галиәсгар Камалны, аның спектакльләрен дә искә алыгыз.

Утырыш ахырында Кукмара “ак калфак”лылары “Дуслык” укучыларын якынлашып килүче Яңа ел белән котлады.

Һәр көнегез үз ризыгы белән килеп, ашларыгыз тәмле булсын!

Шәмсия Хәлимова, Киров өлкәсе “Ак калфак” җитәкчесе

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*