enrutat
Баш бит / Балалар әдәбиятында “Нобель премиясе”
Балалар әдәбиятында “Нобель премиясе”

Балалар әдәбиятында “Нобель премиясе”

1956 елда ЮНЕСКОның Халыкара балалар һәм яшьүсмерләр әдәбияты шурасы тарафыннан Ганс Христиан Андерсен исемендәге премия оештырыла. Әлеге дәрәҗәле бүләк иң яхшы балалар язучыларына һәм рәссам-иллюстраторларга бирелә. Соңрак әкиятченең исемен мәңгелләштерүнең чираттагы адымын алман язучысы Йелла Лепман тәкъдим итә, ул да булса Халыкара балалар китабы көнен уздыру. Әлеге бәйрәм 1967 елдан башлап мәшһүр Дания язучысы, әкиятче Ганс Христиан Андерсенның туган көнендә —  2 апрельдә билгеләп үтелә.

Ганс Христиан Андерсен “Гадкий утёнок”, “Дюймовочка”, “Принцесса на горошине”, “Русалочка”, “Снежная королева”, “Стойкий оловянный солдатик”, “Дикие лебеди” һәм башка күпсанлы әкиятләр авторы буларак таныш. Кызганыч балалар өчен 200 гә якын (бүгенге көнгә билгеле булганнары) әкият язган язучының үз гаиләсе дә, балалары да булмый.

Ганс Христиан Андерсен исемендәге премия турында әйттек. Бүгенге көндә әлеге премия балалар әдәбияты өлкәсендә ирешкән казанышлар өчен дөньядагы иң дәрәҗәлесе булып санала, аны хәтта балалар әдәбиятының “Нобель премиясе” дип тә атап йөртәләр. Төрле елларда әлеге медальгә күпчелегебезгә “Малыш һәм Карлсон”,  “Пеппи Длинный чулок” әсәрләре аша таныш булган Астрид Линдгрен, Италия әкиятчесе Джанни Родари, австрия язучысы Кристине Нёстлингер һ.б. танылган әдипләр лаек булалар. 2018 елда әлеге дәрәҗәле бүләк Россия художнигы Игорь Олейниковка бирелде. Әлеге медальгә лаек булучы россиялеләр арасында Игорь Олейников икенче кеше. 1976 елда бу премия рус-совет рәссамы Татьяна Мавринага бирелгән иде.

2020 ел премияләре хуҗаларын 4 май көнне игълан итәчәкләр. Быелгы шорт-листка 6 язучы кергән: Мария Кристина Рамос (Аргентина), Барт Муйарт (Бельгия), Мари-Од Мюрай (Франция), Фархад Хассанзаде (Иран), Петер Светина (Словения) һәм Жаклин Вудсон (АКШ). Рәссам-иллюстраторлар шорт-листына шулай ук 6 кеше кергән: Изабель Арсено (Канада), Сейзо Ташима (Япония), Сильвия Веве (Нидерланды), Ивона Хмелевская (Польша), Элена Одриосола (Испания) һәм Альбертина (Швейцария).

Кызганычка каршы, татар язучылары арасында Андерсен премиясенә лаек булучылар әлегә юк, әмма Андерсен исемендәге Почетлы Дипломга 1982 елда «Физзарядка ясый куян» китабы өчен Шәүкәт Галиев һәм 1992 елда «Дөньядагы иң зур алма» китабы өчен Роберт Миңнуллин лаек булганнар иде.

Булат Ибраһимов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*