tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балалар елдан-ел динебез Исламга күбрәк тартыла
Балалар елдан-ел динебез Исламга күбрәк тартыла

Балалар елдан-ел динебез Исламга күбрәк тартыла

Самарның Җәмигъ мәсҗиде йортында урнашкан “Нур” мәдрәсәсендә өлкә Диния нәзарәте һәм Җәмигъ мәсҗиде тарафыннан ел саен җәен балалар өчен дини укулар оештырыла.

Менә быел да 4 июньнән алып 14 июньгә кадәр биредә 7 – 14 яшьлек йөзгә якын малайлар һәм кызлар дини белем алдылар.

Алар арасында татар, казах, әзәри (әзәрбайҗан), үзбәк, таҗик балалары бар иде.

Иртәдән төшкә кадәр мөгаллимнәр — Наил Мостафин, Дилмурат Нәбиев, Ринат Ногманов, Нәфисә Сөләйманова, Галия Аслан балаларга гарәп графикасын һәм динебез Ислам нигезләрен өйрәттеләр.

Ә Асия Билалова гарәп графикасын инде бик яхшы белгән нарасыйлар өчен аерым дәресләр үткәрде. Анда алар, тәҗвид кагыйдәләре буенча Коръән сүрәләрен укып, белемнәрен камилләштерделәр.

Алина Фролова оештыру эшләрен зур осталык белән башкарды. Шулай ук түгәрәкләр уздырды. Төрле уеннар, кул эшләре аша укучыларга Ислам нигезләрен өйрәтте. Рамазан аена аеруча игътибарын юнәлтте ул.

Балалар динебезне бик яратып, кызыксынып үзләштерәләр. Күбесе былтыр да әлеге укуларга йөрде. Димәк, бу алар өчен кирәкле, мөһим булып тора.

Өч-дүрт көн эчендә гарәп әлифбасын өйрәнделәр. Барысын да бик тиз үзләштерәләр. Өйгә бирелгән эшләрне дә зур җаваплылык белән, җентекләп, яхшылап башкаралар. Дәресләрдә бик актив катнашалар. Үзләре белән аятьләр, сүрәләр, хәдисләр ятладык.

Укытучы өчен балалар күзләренең кызыксынудан янып торуы һәм, барысының да диярлек кулларын күтәреп, сорауларыма дөрес җаваплар яудыруы – бигрәк тә куанычлы күренеш бит ул, — дип сөйли мөгаллимә Галия ханым Аслан.

Ислам нигезләреннән һәм гарәп графикасыннан тыш, шулай ук малайлар, кызлар таһәрат алу тәртибен, намаз уку кагыйдәләрен дә үзләштерделәр.

Әлбәттә инде, дәресләрдә дә, түгәрәкләрдә дә, төрле чараларда да әхлаки тәрбия дә бирелде.

Пәйгамбәрләребез үрнәгендә балаларны әти-әниләре, олылар, укытучылары, күршеләре, яшьтәшләре белән ничек дөрес итеп аралашырга кирәклеген өйрәттеләр. Хәмер-шәрабнең, наркотикларның, тәмәкенең зыяны турында сөйләделәр. Балалар динебез Исламның пакьлеккә, чисталыкка, пөхтәлеккә өйрәтүенә төшенделәр.

Илебездә төрле милләттәге, төрле диндәге кешеләр көн күрә, шуңа күрә башка халыклар белән дә дус, тату яшәргә кирәклегенә дә басым ясалды.

“Дини укуларда нәрсәләргә өйрәндегез?” – дигән сорауга балалар:

“Динебез мәрхәмәтлелеккә өйрәтә, начар гадәтләрдән, яман гамәлләрдән тыя. Аллаһы Тәгаләгә ышанган, аның кануннары буенча яшәгән кеше – намуслы һәм дөрес юлдан баручы ул”, — дип җавап бирделәр.

Әйе, нарасыйлар балачактан динебез Ислам кануннары буенча яшәргә өйрәнсәләр, Аллаһы теләсә, бу акыллы малайларның, кызларның киләчәге дә бәхетле булыр.

Миләүшә ГАЗЫЙМ язмасы һәм фотосурәтләре
«Сәлам» газетасы.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*