tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балаларга Яңа ел бүләге
Балаларга Яңа ел бүләге

Балаларга Яңа ел бүләге

Кариев исемендәге яшь тамашачы театры кечкенә дусларына Яңа Елга бүләк – яңа спектакль әзерләде. 20 декабрьдән Кейт Дикамилло әсәре буенча сәхнәләштерелгән “Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте” тамаша күрсәтелә башлаячак. Бу әкият ташыяк курчак турында. Ул тамашачыларны мәхәббәт һәм дуслык кадерен белергә өйрәтә.

Режиссер – Татарстаның Атказанган сәнгать эшлеклесе  Ренат Әюпов.

Әсәрне татарчага танылган Мәскәү язучысы һәм шагыйре Нәзифә Кәримова тәрҗемә итте.

Балетмейстер: Нурбек Батулла. Рәссам: Иршат Азиханов (Мәскәү).

Куян Эдвард ролен күптән түгел Казан театр училищесын тәмамлаган яшь актер Булат Гатауллин уйный.

“Куян Эдвард” спектакленнән тыш Кариев театры тагы бер премьера тәкъдим итә. Бу: нәни дусларыбыз өчен “Саранлыктан дәва” (Владимир Илюхов әсәре, татарчага Халисә Уразова тәрҗемәсе) интерактив музыкаль әкияте. Әлеге сценарий, билгеле булганча,   “Татнефть”  компаниясенең социаль проектында “Экология” номинациясе буенча грант отты. Спектакль өстендә яшь режиссер Эльдар Гатауллин эшләде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*